Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Р.Зорге урамындагы 93, 93а, 95 нче йортлары ишегалларында төзекләндерү эшенең сыйфатын карады.
Рөстәм Миңнеханов белән яңартылган ишегалларына Казан мэры Илсур Метшин да барды. Р.Зорге урамындагы әлеге территорияләр "Безнең ишегалды" программасы кысасында төзекләндерелгән.
Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләр алдында чыгыш ясаганда искәрткәнчә, программа республикада бишенче елдан бирле гамәлдә.
"Бүген без биредә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк бик матур ишегалдын күрү бәхетенә ия. Республикада "Безнең ишегалды" программасы бишенче ел гамәлдә. Аның ни дәрәҗәдә кирәк булуын, торак йортларда яшәүчеләргә - балаларга да, олыларга да ишегалдында җыелырга ярдәм итүен күрәбез. Шуңа күрә ишегалдын саклагыз!" - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, ишегалларын төзекләндерү һәм карап тору зур чыгымнар да таләп итә. "Иң мөһиме - үзегезне саклагыз! Сездән башка ишегалды буш булачак. Бәйрәм белән! Уңышлар һәм сәламәтлек телим", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм башка чакырылган кунаклар төзекләндерелгән киңлекләрне карады. Татарстан Рәисе халык белән аралашты. Аңа республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендә "Безнең ишегалды" программасы барышы турында да сөйләделәр.
Идел буе районы буенча ЗАГС бүлеге каршында Рөстәм Миңнеханов яшь парлар - Җәмәлиевларны котлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез