Рөстәм Миңнеханов БРИКС уеннарының тәмамлануын игълан итте

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе уза. Әлеге бәйрәмдә БРИКС уеннарында чыгыш ясаган спортчылар да катнашты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә БРИКС уеннарының тәмамлануын игълан итте.

«Безнең иң яраткан бәйрәмебез БРИКС илләре уеннары белән бер вакытка туры килде. Әлеге уеннарны уздыру - хөкүмәтебезнең, Россия Президенты Владимир Путинның безгә булган ышанычының билгесе», - диде ул.

Форсаттан файдаланып, Татарстан Рәисе ярышларга килгән кунакларга, Казан халкына, башка төбәкләрдән килүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Моңсу булса да, БРИКС уеннарының тәмамлануын игълан итәсем килә. Ярышларла катнашкан барлык спортчыларга да бик зур рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сабан туеның ачылыш тантанасы азагында БРИКС уеннарында катнашкан 89 илнең байрагын чыгардылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре