Бүген, Республика көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Тын бакча" рухи комплексын ачты. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да катнашты.
"Бүген өч зур бәйрәм: Республика көне, шәһәр көне һәм әлеге комплксны ачу тантанасы. Һәркайсыгызга бирегә килгән өчен рәхмәт әйтәсем килә. Авырлык килгәндә, һәркем үз Аллаһысына мөрәҗәгать итә. Катлаулы чорда балаларның әти-әниләре бирегә килеп дога кыла алуы мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Билгеле булганча, "Тын бакча" төзелеше 2023 елның 1 июлендә башланды.
Ачылыш тантанасында Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез