Республика көне уңаеннан, Казанда Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт радиолокация танып белү бердәм системасы ("үзебезнеке-чит") генераль конструкторы Илдус Мостюков истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, конструкторның туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре дә катнашты.
"Бүген без Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачып, татар халкының горур улын олылыйбыз. Тәҗрибәле җитәкче, сәләтле конструктор", - диде Татарстан Рәисе үз чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов галимнең уңышларына да аерым тукталды. "Илдус Шәйхелислам улы чын мәгънәсендә легендар шәхес", - диде Татарстан Рәисе.
Рәхмәт сүзләрен Илдус Мостюковның оныгы Булат Мостюков та әйтте. "Без, оныклары һәм оныкчыклары өчен ул һәрвакыт үз эшенең лаеклы үрнәге булачак", - диде ул.
"Система эшли - бөек галимнәребез һәм хәрбиләр ярдәмендә (каршы як очкычларын) бәреп төшерәбез һәм юкка чыгарабыз", - диде тантаналы чарада катнашкан Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин.
Бронза тактаны Горький урамындагы 3б йортында урнаштырганнар. Илдус Мостюков биредә 2020 елдан бирле яшәгән. Күршедә генә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка да хәтер тактасы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез