Республика көне уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт радиолокация танып белү бердәм системасы ("үзебезнеке-чит") генераль конструкторы Илдус Мостюков хөрмәтенә мемориаль такта ачуда катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.
Мемориаль такта галим яшәгән йортта урнаштырылган. Билгеле булганча, "үзебезнеке-чит" совет радиолокация танып белү бердәм системасын уйлап табучыларның берсе булган Илдус Мостюков бу елның 6 июлендә 96 яшендә вафат булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез