Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысасында оештырылган «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Мотоциклчылар 1 нче Май мәйданында колоннага тезелделәр. Аларга Рөстәм Миңнеханов кушылгач, байкерлар колоннасы «Казан» гаилә үзәгенә юнәлде.
Фестивальдә бөтен илдән 1000гә якын мотоциклчы, шулай ук дустанә илләрдән - Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кипр, Казахстан һәм башка илләрдән байкерлар катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез