Казан федераль университетының нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректоры Данис Нургалиев табигый водородны куллануның мөмкин булган перспективалары турында сөйләде, бу файдалы казылманың хәзерге торышына кыскача күзәтү ясады. Соңгы елларда кайбер илләр әлеге энергия чыганагы ятмаларын һәм чыганакларын эзләүгә һәм разведкалауга зур акчалар кертә. Мондый тикшеренүләрнең юнәлешләре - генерациянең табигый зоналарын эзләү, шулай ук җир асты байлыкларында ак водородны ясалма генерацияләү. Табигый водородны декарбонизацияләүнең илкүләм стратегияләренә кертү бара, норматив база эшләнә (күп кенә илләрдә ресурсның аерым статусы юк).
Россиядә табигый водород файдалы казылмалар исемлегенә кертелгән. Бу тема белән «Газпром» шөгыльләнә, КФУ катнашында Россия Фәннәр академиясендә махсус программа формалаштырыла. Данис Нургалиев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан территориясендәге водород чыганакларын тикшерү бара.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, водород темасы бик перспективалы, күп илләр бу теманы актив өйрәнә. Ул «Татнефтехиминвест-холдинг» җитәкчелегенә КФУ белән бергә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кушты.
Россия Фәннәр академиясенең Берләштерелгән югары температуралар институтының баш фәнни хезмәткәре Олег Попель югары нәтиҗәле термодинамик цикл нигезендә экологик чиста җылылык электр станцияләре һәм энерготехнологик комплекслар проектын тәкъдим итте. Төп бурыч - атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү һәм җылылык белән электр энергиясен бергәләп җитештерү исәбенә ягулыктан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру. Нотыкчы энерготехнология комплексының төрле компонентлары буенча Татарстанның фәнни һәм җитештерү предприятиеләре белән фәнни-техник хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән ТЭЦ проектының зур потенциалын билгеләп үтте. Ул аны 1-3 апрельдән Казанда узачак «Энергопром» халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында тәкъдир итәргә тәкъдим итте.
Аннары нотык белән «Амбрелла Силикон» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Бондаренко чыгыш ясады. Компания тулы технологик цикллы сыек силикон резиналар өчен компонентлар җитештерүне үстерү проектын гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә әлеге материаллар медицина, автомобиль төзелеше һәм электроника өчен бик мөһим. Әмма бу өлкәдә импортка бәйлелек зур - 90%тан артык. Бүгенге көндә 1000гә якын предприятие әлеге материалларны үз эшләрендә куллана.
«Амбрелла Силикон» "Химград" территориясендә үзенең сынау җитештерүен эшләтеп җибәргән. Продукт линейкасына басым астында кою өчен сыек силикон резиналар, винилтерминацияләнгән полимерлар һәм гидридлы полимерлар, платина катализаторлар, силикон майлары һәм махсус компаундлар керә. Киләчәктә чыгарыла торган продукция күләмен һәм номенклатурасын шактый арттыру планлаштырыла.
"Сезгә үзебезнең предприятиеләр вәкилләрен җибәрәбез, сезнең продукция номенклатурасын өйрәнсеннәр. Өстәвенә, сез заказларны оешмаларның конкрет таләпләренә туры китереп тормышка ашыра аласыз", - диде республика Рәисе. Шулай ук ул җитештерүне элеккеге «КЗСК-Силикон» сәнәгать мәйданчыгында урнаштырырга тәкъдим итте.
«Литас рентген» ҖЧҖ директоры Игорь Савенков нефть-газ сәнәгатендә җимермәүчән контроль өчен рентгенография өлкәсендә перспектив продукция тәкъдим итте. «Литас рентген» ҖЧҖ - Россиядә рентген җимермәүчән контроль өчен приборлар һәм җайланмалар җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Предприятиенең 10 ел эшләү дәверендә коллектив техник чараларны дөньядагы иң яхшы аналоглар дәрәҗәсендә җитештерергә мөмкинлек бирә торган компетенцияләр туплаган.
Математик һәм физик модельләштерү принципларын кулланып, "Литас Рентген" РНК өчен иң яхшы дөньякүләм аналоглар дәрәҗәсендә "БАТЫР" рентген аппараты булдырырга мөмкинлек бирә торган техник хәл ителешләр эшли алган. Бу комплекслы чагыштыручы сынаулар белән расланган. Илдә мондый дәрәҗәдәге аппаратлар элек җитештерелмәгән. Бик мөһим конкурент өстенлекне тәэмин итә торган техник карарларның берсенә патент алынган.
"Ярдәм итәчәкбез. Безнең бурыч - сезне алга таба башка төбәкләргә чыгару, чит ил партнерларыбызга тәкъдир итү», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Ростехнадзор белән уртак эш алып барырга тәкъдим итте.
«Спэкулюм» ҖЧҖ компаниясенең (Казан шәһәре) үсеш перспективалары турында генераль директоры Владимир Тезев сөйләде. Предприятие барлык төр транспорт чаралары өчен арткы төрдәге автомобиль көзгеләрен җитештерүнең йомык циклы принцибы буенча оештырылган. Үзебезнең проектлау, арткы күренеш көзгеләрен, җылыту һәм көзге элементларын һәм компонентларын эшләү, сертификация үткәрү, шулай ук әзер продукцияне серияле чыгару гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән төрле автомобильләр өчен 100 төрдән артык продукция үзләштерелгән һәм җитештерелә. Продукция Россия буенча һәм Беларуська ьибщрелщ. «Спэкулюм», «Тонар» «Ростсельмаш»ны көзгеләр белән тәэмин итә, «Урал» һәм "КАМАЗ" заводлары белән эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автомобиль төзелеше – Татарстан сәнәгатенең иң мөһим секторларының берсе, автокомпонентлар җитештерүчеләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. "Сездә үсә торган җитештерү, заманча технологияләр. Алга таба барырга, "АВТОВАЗ" белән хезмәттәшлек вариантларын эшләргә кирәк", - диде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез