Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Фукс скверын карады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелгән Фукс скверында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карл Фукс исемендәге скверга 1896 елда нигез салына. Шәһәрнең тарихи өлешендәге ял зонасы Император Казан университетының атаклы ректоры турында сөйли һәм истәлекне саклый. Территориядән Казансу елгасының каршы як ярына һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә күренеш ачыла.

Төзекләндерү кысасында бакчаның тарихи структурасы сакланган, тарихи элементлар, чуен эскәмияләр һәм архив материаллары буенча элементлар торгызылган, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре