Рөстәм Миңнеханов «Вертолет» яшьләр үзәгендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чаралары кысасында Казанның Киров районындагы «Вертолет» яшьләр үзәгендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.

Үзәк бинага капиталь ремонт ясалган. Рөстәм Миңнехановка яшьләр үзәгендә концерт-иҗат берләшмәләре (рок-клуб, джаз-клуб, вокаль студия), бию төркемнәре (заманча һәм милли хореография, сальса, бачата, зумба һ.б.), яшьләр театры, кибер киңлек (ИТ-коворкинг, киберспорт, график дизайн, программалаштыру, 3D-модельләштерү), яшьләр оешмалары эше оештырылачагы турында сөйләделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре