Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында яңа "Елмай" балалар паркын күрсәтте. Аны Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ачтылар.
"Бүген Казанда яңа "Елмай" балалар паркы ачылды. Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәп бүләк", - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, бу көнне иң яхшы бүләк - ул балаларның елмаюы, чөнки алар республиканың киләчәге.
"Балалар - республикабызның киләчәге. Иң мөһиме, елмайсыннар: моннан да зур бүләк юк!" - дигән Рөстәм Миңнеханов һәм барчабызны да яңа паркка чакырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез