Газетага язылу

"Рубин" футбол командасының уенчысы 45 яшендә вафат булган

Казанның "Рубин" командасының элеккеге һөҗүмчесе Седрик Руссель 45 яшендә вафат, дип хәбәр итә шимбә, 24 июньдә, Daily Mail газетасы.

Бельгия ММЧ мәгълүматлары буенча, футболчы Монс шәһәрендәге кафеда ял иткән вакытта аңарда йөрәк өянәге булган. Табиблар Руссель гомере өчен көрәшкән, ләкин ярдәм итә алмаган.

2004 елда спортчы биш айга якын "Рубин" өчен чыгыш ясады. Клубның башка катнашучылары белән бергә ул алты матч үткәрде һәм 25 сентябрьдә Мәскәүнең "Динамо" капкасына бердәнбер гол кертте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре