Сабан туе бүген өч мәйданда – «Аккош» урман-паркында, Дәрвишләр бистәсендә һәм Мирный бистәсендә узачак.
Мирный бистәсенең каенлыгына автобуслар дүрт тукталыш пунктыннан кузгалачак. Болар – «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармониянең концерт залы», «Глазунов урамы» («Теплоконтроль»). Шулай ук бәйрәм мәйданына 23, 56 нчы рейс автобусларында һәм "Казан-1" станциясеннән электричкада барырга мөмкин.
«Аккош» урман-паркына бушлай шаттллар ике адрес буенча билгеләнгән: «Ремплер торак массивы» (Залесная урамы) җәмәгать транспорты тукталышында һәм «Мегастрой» гипермаркеты парковкасында (Горький шоссесындагы 28 нче йорт), анда автомобильчеләр үз транспортын калдыра алачак. Шаттларга кадәр Горький шоссесы буенча йөрүче 36, 72, 46 номерлы автобусларда бара аласыз. Автомобильчеләр өчен «Заречье» һәм «Кояшлы» лагерьлары янында, шулай ук «Динамо» чаңгы базасы янында парковкалар оештырылган.
Дәрвишләр бистәсенең каенлыгына «В.Б.Шнепп исемендәге фәнни-тикшеренү институты» АҖ (Себер трактындагы 40 нчы йорт) парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү проспектындагы 141 нче йорт) бушлай шаттллар йөри.
Юл хәрәкәтен оештыруда үзгәрешләр бар. 22 июньнән 23 июньнең сәгать 17:00 гә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буйлап берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Бертуган Батталовлар урамы буйлап Оренбург трактына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез