Моннан утыз ел элек беренче күрешкән, танышкан көннәре аларның. Шул көннән бирле гел бергә дисәң дә, ялган булмас. Нәфисәнең яшьлек дусты Рәзилә туенда танышты алар. Әллә нинди, серле туй иде ул.
Бүгенгедәй хәтерендә: Рәзиләдән чакыру алгач, бик аптыраган иде ул. Ялгыш күрәмме әллә дип, чакыру открыткасын әллә ничә кат укыды. Юк, Рәзиләнең кияүгә чыгуына аптырамады, аның инде биш ел йөргән егете бар, эшләрнең туйга баруын белә иде. Тик Рәзиләнең йөргән егете Рафис исемле иде бит, берничек тә ялгыш хәтерли алмый. Рәзиләнең телендә Рафис кына иде. Ә чакыру открыткасында Илнар–Рәзилә диелгән. Телефон заманы түгел шул, ярар, кайткач, барысы да ачыкланыр дип уйлады кыз.
Рәзиләләр йортына кайтып керде Нәфисә. Анда барысы да мәш килеп туйга әзерләнә, кеше дә күп. Үзен борчыган уйларын кемгә әйтергә, кемнән сорарга да белмәде кыз. Ярар, Рәзиләнең үзеннән сорармын инде, дип ниятләде. Баксаң, яшьләрнең инде никахы булган, шуңа күрә ЗАГСка егет өеннән генә барачаклар, кыз ягы туганнары да ЗАГС булачак клубка гына барасы икән.
Ниһаять, Рәзилә белән очрашты Нәфисә. Җаен туры китереп: «Ник Илнар, Рафис түгел?» – дип сорады. Тик сизенгән кебек, кияү егете Рәзилә яныннан бер минутка да китми, сөйләшә башлауларын күрүгә, килеп тә җитә.
– Сорама, шулай килеп чыкты инде. Илнар артымнан әллә ничә еллар тагылып йөрде, Рафис кайтмаган атнада урлап алып кайтты... Әнисе безне хур итмә инде, балам, дип, төне буе елады... Менә шулай калдым инде... Рафис кына туйга килмәсә ярар иде... Аның белән күрешүдән куркам мин...
– Туйга чакырмагансыңдыр бит?
– Мин чакыру яклы түгел идем, Илнарның якын туганы бит ул... Чакырдылар...
– И, җаным, ишкәнсең икән ишәк чумарын... Хәерлегә булсын инде...
ЗАГСтагы тантана күңелле генә үтте. Балдак киештеләр, вәгъдәләр бирештеләр, матур сүзләр әйтештеләр. Кул чаптылар, котладылар, яшьләр өчен сөенделәр. Тик Нәфисә генә дусты сөйләгәннәрдән айнып җитә алмады. Шулай итеп кияүгә чыгалар димени?! Әнисе елады, дип... Елар ул... Үзе чибәр, үзе уңган-булган киленне кемнең ычкындырасы килсен! Ә хисләр? Ә Рафис... Аның турында ник берсе дә уйламаган? Җитмәсә, мыскыл иткән кебек, туйга чакырганнар. Килерме, юкмы?
Рафисны күргәне булмагач, сиксәнгә якын кунак арасында аның бармы-юкмы икәнен белә алмады Нәфисә. Туй башланып, кунаклар белән таныштыру башланды. Алып баручы егет Нәфисә каршында утырган озын буйлы, кыйгач кашлы, искиткеч чибәр егетне: «Рафис, кияүнең якын туганы», – дип таныштыргач, кызның туйда гаме калмады. Ул башта аны, берәр мөгез чыгармаса ярар иде, дип куркып күзәтте, аннан жәлли башлады, соңрак, бернинди кичерешләрен йөзенә чыгармаган, өстәл тутырып утырган аракы шешәләренә үрелмичә, тыныч, бик тәртипле генә утырган егеткә сокланып карый башлады.
Икенче тәнәфестә Рафис аны биергә чакырды. Шуннан соң инде ул аның яныннан да китмәде. Нәфисә белән янәшә утырган егет белән урыннарын да алмашырга сөйләшеп өлгергән булып чыкты. «Рәзиләдән шулай итеп үч ала, ахры», – дип уйласа да, ошый иде Рафис кызга. Ошый иде. Шуңа күрә каршы килә дә алмады.
Өченче тәнәфескә чыгып барганда, Рәзилә аны култыклап, башкалардан арткарак алып калды.
– Син нишлисең, кызый? Тимә Рафиска! Миңа болай да авыр икәнен беләсең бит...
– Ник... синеке түгел бит инде ул... Үзең ташлагансың бит... Рәзилә җаным, ничекләр шушы сөлек кебек егетне башкага алыштыра алдың?! Йөрәге тулы ут булса да, Рафис авызына бер йотым шампан шәрабы да капмады, синеке үз туенда мәлҗерәп бетте бит инде...
– Булды, җитте, яме. Сүзне башкага борма. Әгәр Рафис белән дуслашасың, йөри башлыйсың икән, безнең дуслык бетте дип сана!
Йөрәгенә баш була алмады шул Нәфисә. Рафис белән арасын өзә алмады. Ике айдан гөрләтеп туй да иттеләр. Чакырсалар да, туйларына Рәзилә белән Илнар килмәде. Шуннан бирле аралашмыйлар да... Рәзилә белән үпкәләшкәнгә йөрәге вакыт-вакыт авыртып алса да, Рафис белән очраштырган язмышына бик рәхмәтле Нәфисә. Ул үзе дә аңардан бер тапкыр да, Рәзиләгә үч итеп кенә миңа өйләндеңме, дип сорамады, аны оныттыңмы әле дип тә, көнләшеп, җанын да кыйнамады. Бары тик Рафисы үзен сайлаганга үкенмәсен дип тырышты. Хәер, ире үзе дә бик гаилә җанлы булды, Нәфисәне хөрмәт итеп яшәде. Бер генә бәйрәмдә дә котларга онытмады, әле улларын да әниләрен хөрмәтләргә өйрәтте. Аннан күреп, бүгенгәчә алар да әниләренә бәйрәм саен бүләк, чәчәк ташыйлар әнә. Үзләренең туган көннәре алдыннан да ел саен әниләрен котлыйлар, иң элек синең бәйрәм бит бу, әни, диләр...
– Нәфисә, миндә бер шәп идея туды бит әле, – диде Рафис, хәләлен утыз ел элек танышкан көннәре белән котлап, искитмәле букетын биргәч. – Без бит инде бала-чагалар түгел. Үпкәләп күпме гомер уздырдык. Әйдә Илнар белән Рәзиләне 30 еллык туйлары белән котлап кайтабыз...
– Әйдә соң... Куып чыгармаслар әле!
Нибары алтмыш чакрым ара аерып тора иде элекке дусларны. Юл буе берсен-берсе шаяртышып барды Рафис белән Нәфисә. Алар кергәндә Илнар белән Рәзилә матур итеп киенгән, каядыр барырга әзерләнгәннәре күренеп тора иде. Кунакларны күргәч, икесе берьюлы шаркылдап көлеп җибәрделәр:
– Без дә бит сезгә барырга, сезне котларга җыенган идек...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез