Шик кермәсен. Дингә бәйле 6 сорауга җавап

Көн тудымы – хәбәр. Вакыйгаларга, мәгълүматка бай чорда яшибез. Шушы ташкында адәм баласында әледән-әле сораулар да туып тора. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Аларга Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

Кемдер иптәшемнең апасының каберенә вак акча салып киткән. Нәрсә булырга мөмкин икән ул? Бу очракта нәрсә эшләп була?

– Моның нәрсә икәнен төгәл әйтеп булмый. Ул сихер дә булырга мөмкин. Бәлки берәр кешенең акчасы коелып төшеп калгандыр? Артык шикләнеп, үз-үзеңне куркытырга кирәкми. Шикләнсәк, бу акчаны кул белән тотмыйча гына, «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып ташларга кирәк.

Ни өчен ир-атка алтын балдак кияргә ярамый, диләр? Аңлатыгызчы шуны.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Ир кешеләргә алтын һәм ефәк кию тыела», – дигән. Бу хәрам, гөнаһ санала. Хатын-кызларга исә рөхсәт ителә. Аннары алтынның ир кешегә зыянлы икәнлеге фәнни яктан да расланган.

Намаз укымаучы кеше мөһим эш алдыннан теләге кабул булсын өчен генә тәһәҗҗүд намазы укыса, бу икейөзлелек, гөнаһ саналамы?

– Теләгең кабул булсын өчен генә тәһәҗҗүд намазы укуның бер гөнаһы да юк. Ләкин намазны да укырга кирәк. Кызганыч, без Аллаһы Тәгаләне күбрәк үзебезгә кирәк вакытта, авыр чакта гына искә төшерәбез. Ләкин теләгән теләгебез тормышка ашса, Аллаһка шөкер дип, «Шөкер» намазын, башка намазларны да укырга кирәк. Пәйгамбәребезнең хәдисләреннән аңлашылганча, әгәр без Аллаһы Тәгаләне үзебезгә рәхәт, җиңел вакытта искә алсак, Аллаһы Тәгалә безне авырлык, кыенлык килгән вакытта искә алачак.

  Яңа өйне бер елсыз юарга ярамый, дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы икән?

– Ислам динендә ырым-шырымнарга ышану тыела. Коръәндә дә, хәдисләрдә дә андый тыю юк. Киресенчә, ислам динендә чисталыкка, пакьлеккә зур игътибар бирелә. Йортыбыз, киемебез, күңелебез чиста булырга тиеш. Пәйгамбәребез дә: «Чиста булмаган кеше җәннәткә керми», – дигән.

Күптән түгел җир сатып алдык, өй салырга җыенабыз. Участокның нәкъ уртасында каен үсеп утыра. Ирем, кисик, ди. Нигездәге агачны кисәргә ярамый бугай бит?

– Агачлар Аллаһы Тәгаләне искә алып, зекер әйтеп торалар. Ләкин әгәр бу агач комачаулый икән, аны кисәргә кирәк. Моның бернинди зыяны да юк. Нигезгә кайгы килә, кеше үлә кебек сүзләр исә – хорафат кына. Без, мөселманнар, тәкъдиргә ышанабыз. Аллаһы Тәгалә нәрсә насыйп иткән, нәрсә язган, шул була. Агач кисү аңа бәйле түгел.

Якын туганыбыз үлеп китте. Хастаханәдә үлде, шунда ук юып, кәфенләп тә бирделәрТуган ягына алып кайтып җирләдек, ә менә «Тәбәрәк» сүрәсе укылмады. Шуңа кайчаннан бирле эч поша. Безгә хәзер ни эшләргә икән?

– Үлгән кеше алдында безнең дүрт төрле хакыбыз бар: аны юу (госелләндерү), кәфенгә төрү, аңа җеназа намазы уку һәм җирләү. Шулар үтәлсә, без үзебезнең бурычны үтәгән булабыз. «Тәбәрәк», «Ясин» сүрәсен уку бик күркәм. Ләкин укылмаса да, иншаллаһ, дөрес була. Бу очракта беренче чиратта мәрхүмнең туганнары, якыннары дога кылырга тиеш. Өчесе, җидесе, кырыгында гына түгел – һәркөнне кулларны күтәреп үзегез укыгыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Укый белмәсәгез өйрәнегез. Бүген моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Акланырга сәбәп юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре