Россиядә балаларны кечкенәдән үк физик яктан әзерләү үзәкләре барлыкка киләчәк. Әлеге закон быелның 23 июньдә үз көченә керә. Үзәкләрнең бурычы – балалар өчен спорт чаралары оештыру, ГТО нормаларын үтәүгә әзерләү, талантлы спортчыларны ачыклау.
Федераль һәм төбәк хакимияте органнары, шулай ук район җирлекләре яңа оешмаларга ярдәм күрсәтәчәк. Сүз спорт корылмалары төзү, ремонтлау, аларны бушлай файдалануга яисә озак вакытлы арендага бирү, спорт инвентарьлары, экипировка, җиһазлар белән тәэмин итү турында да бара. Шулай итеп, яшь буынның физкультура, спорт өлкәсендә белем һәм тәҗрибәсе, сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез