«Мин 1926 елда туганмын. 17 яшем тулгач, сугышка алдылар, – дип сөйләде бервакыт юлдашым. – Безне самолетта пулеметтан атучы булырга укыттылар. Укуны бетереп, Герман җиренә барып урнашуга, сугыш бетте. Без шунда җиде елга якын хезмәт иттек. Өйрәнүләргә очасы көнне иртән йокыдан торганда әкренрәк кыймылдаганмындыр инде, рота старшинасы миңа килеп кисәтү ясады. Мин дә телемне тыя алмадым, артыграк әйтеп ташладым. Шуның өчен бер нәрәт чәпәде. Минем урынга бер рус малайны очырдылар. Самолетлар кара болыт эченә кереп киткәннәр дә 13 самолет бер-берсенә бәрелеп, егылып төшкәннәр. Самолетлар кайткач, чыгып карасам, безнең урын да буш. Менә шулай старшина мине үлемнән коткарып калды.
1933 елда шушы урында немец самолетлары белән дә шундый ук хәл булган, 13 самолет егылып төшкән.
1948 елда отпускыга җибәрделәр. Безнең авылдан ерак түгел җирдә немец әсирләре юл төзиләр икән. Беркөнне безгә юл төзүдә эшләүче бер немец килде. Каян белгәндер минем Герман җиреннән кайтканны, әллә безнең авылдан берәрсе алар белән эшли идеме икән? Русча да ару гына белә үзе. Кайда хезмәт итүемне сораштырды, бик озак сөйләшеп утыргач, чыгып китте. Икенче көнне икенче немец килгән, безнең часть аларның әтиләре яшәгән җирдән ике чакрым чамасы ераклыкта гына икән. Бу миңа, әтиләренә тапшырырга дип, бик озын итеп хат язып бирде. Икенче көнне тагын ун хат алып килде. Анда алар унбер генә түгел икән, калганнары румыннар, диде.
Санаулы көннәр тиз үтте. Мин дә исән-сау гына частька әйләнеп кайттым, җай чыгуга теге немецның әтиләренә киттем.
Мине таза гәүдәле ханым каршы алды. Баш селкеп кенә исәнләштем дә малаеның хатын бирдем. Ул адресны укып карагач, хатны күкрәгенә кысты. Аннан минем алга тезләнеп башын иде, торып, елый-елый аркамнан сөйде. Теге хатларны да бирдем. Ире дә кайтты. Мине нык кына сыйладылар, аракыларын эчмәдем. Күп сөйләделәр, тик мин бер сүзләрен дә аңламадым. Армиядән кайткач, тракторчылар курсына укырга кердем. Укытучыга теге егылып төшкән самолетлар турында сөйләдем, чөнки нишләп андый хәл килеп чыкканын безгә әйтмәгәннәр иде, ә минем бик беләсе килде. «Мотор эшләсен өчен һава, кислород кирәк. Болыт су гына бит ул, моторлары сүнеп, егылып төшкәннәр алар», – дип аңлатты укытучы. Бәлки, шулай булгандыр да. Ничек кенә булмасын, шул вакыйгадан соң мин язмышка ышандым».
Әзһәр Зәйни
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез