Газетага язылу

Су һәм яшелчә ярдәм итми: табиб яман шешкә юл ачкан ялгышлыкны атап үткән

Эчәкләрендә көйсезлекләрдән интегүчеләргә еш кына суны күбрәк эчәргә, яшелчә ашарга һәм ешрак хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Күпчелеккә мондый киңәшләр юк-бар кебек кенә тоела, һәм алар җитди хата да ясый әле.

Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Сергей Вялов үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә «Российская газета».

Аның әйтүенчә, күпләр, гади генә киңәшләрне дөрес аңламыйча, иртән помидор һәм кыяр ашаса, организмга җитәрлек клетчатка булды, дип уйлый. Әмма чынында болай нибары 2 грамм клетчатка керә. Ә тәүлегенә ул 25-30 грамм кирәк.

Белгеч фикеренчә, ферментлар тәэсирендә таркала торган клетчатка эчәкләрне ялкынсыну авыруларыннан бик әйбәт саклый. Мондый клетчатка таркалганда, ялкынсынуны, эчәкләрдә яман шеш куркынычын кисәтү мөмкинлеге бирердәй матдә – бутират эшләп чыгарыла. Табиб аңлатып үткәнчә, ферментлар тәэсирендә таркала торган клетчатка суган, сарымсак, топинамбурда күп. «Спаржада да бар. Әмма базарларда сатыла торган соялы спаржада түгел, ә үсемлектә»,– дип басым ясап әйткән табиб. Ул шулай ук алма, груша, кишер һәм цитрус җимешләрен җитәрлек күләмдә ашарга тәкъдим иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре