Белгечләр, тикшеренүләр уздырып, клетчатка куллануның Крон авыруы (эчәкләрдә бик катлаулы ялкынсыну авыруы) килеп чыгу куркынычын 40 процентка киметүен ачыклаган. Хәтта тумыштан шундый куркынычка дучар булучыларда да, дип язган табиб.
Сергей Вялов билгеләп үткәнчә, эри торган клетчатка эчәкләрдә файдалы бактерияләр өчен бик әйбәт азык булып тора. Шул ук вакытта эреми торган гадәти клетчатка эчәк өчен үзенә бер себерке” ролен уйный. Моннан тыш азык җепселләре организмдагы хәтәр холестеринны чыгаруга ярдәм итә.
Табиб клетчатканың бөтен файдасын күрү өчен иртәнге ашка 1 аш кашыгы төелгән җитен өстәргә киңәш иткән.
«Моннан тыш әзер ризыкта көненә 1 теш сарымсак ашагыз», – дип язган табиб. Шул ук вакытта ул пешерелгән сарымсакның чиенә караганда яхшырак эшкәртелүен, һәм пребиотикларга бай булуын әйткән.
Ул шулай ук дөге яратучыларга, крахмалы кандагы глюкозаны күтәрмәсен өчен, салкын килеш (мәсәлән, салатта) кулланырга киңәш иткән. Моннан тыш көненә кабыгы белән 1 алма ашарга киңәш иткән.
Гастроэнтеролог әйтүенчә, сәламәтлегебез башлыча эчәкләрнең халәтенә бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез