Белгеч әйтүенчә, аны шартлы рәвештә өчкә бүлеп карарга мөмкин. Беренче очракта кеше чиргә кадәр “барып җитә” һәм калган бөтен гомере эчендә, дару эчеп, аннан дәвалана. Икенче очракта кеше чиргә кадәр “барып җитсә” дә, зирәк карарга килеп, авырудан бик озакка котыла. “Мәсәлән, заманча хирургия ир-атларда җенес бизендәге шеш, бөерләрдә тулган шеш кебек күп кенә авырулардан котылу мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта зирәк кеше авыруга бик озак юл кую мөмкинлеге бирмәстәй тормыш рәвеше алып бара”, – дип яза табиб. Соңгы – өченче очракта кеше көннәрдән бер көнне зарарлы гадәтләреннән баш тартырга үзендә көч табып, спорт белән шөгыльләнә, заманча дәвалану ысулларыннан, мәсәлән, белгеч белән киңәшләшеп. гормоннарны алыштыру терапиясеннән файдалана башлый. Марк Гадзиян билгеләп үткәнчә, хастаханәдә аңа яман шештән интегүчеләрне торган көннән-көн күбрәк күзәтергә туры килә. Сәбәпләре күп: тәмәке тарту, хәмер куллану, симерү, зарарлы ризыкларгә мөкиббән китү, җиләк-җимеш һәм яшелчәне аз куллану, аз хәрәкәтләнү. Шул ук вакытта аз кыймылдау төп сәбәпкә дә әйләнергә мөмкин. “Рәттән күпме вакыт утыруыгыз мөһим. Һичьюгында 20 минуттан 20 минутка урындыктан торырга кирәк”, – дип билгеләп үткән белгеч. Табиб аныклап үткәнчә, сәламәтлек өчен бик мөһим BDNF аксымы бар. Бу аксым микъдары, хәрәкәтләнгәндә, берничә тапкыр артырга мөмкин. Шул ук вакытта аз хәрәкәтләнү, шикәрне һәм зарарлы майларны күп куллану аның микъдарын киметә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез