Һичшиксез, мөһим алар. Әмма еш кына күзгә бәрелеп тормаган башка билгеләре дә бар. Кардиолог Аннан Кореневич үзенең блогында шул хакта сөйләгән, шулай ук ашау-эчүдәге ялгышлыкларны атап үткән, дип яза “Российская газета”.
Табиб әйтүенчә, матдәләр алмашында өзеклекләр булу сәбәпле, кан куерып, сиропка охшап кала. Шуннан кан тамырларында төерчекләр барлыкка килә. Хәмер куллану, тәмәке тарту, даими стресс халәтендә йөрү кан тамырларын бик нык “ашый”.
“Даими киеренкелектә йөрү кан басымын, шикәр һәм холестерин күрсәткечен арттыра”, – дип билгеләп үткән табиб. Шул ук вакытта ул, глюкозаның “сикерүе” һәм кан басымының еш күтәрелүе кан тамырларына зыян килүен, ялкынсыну барлыкка килүен күрсәтә, дигән.
Белгеч сүзләренә караганда, тыныч вакытта кан басымының югары күрсәткече – 135-140тан, түбәнге күрсәткеченең – 90нан артыграк булуы сагайтырга тиеш.
Аның әйтүенчә, корсак куышлыгында май катламы хасил булып, хатын-кызларның бил әйләнәсе озынлыгының – 80 сантиметрдан, ир-атларныкы – 100 сантиметрдан артыграк булуы кан тамырларының картаюын тизләтә.
Анна Кореневич билгеләп үткәнчә, урыннан торып киткәндә яки ителгәндә, баш әйләнеп, егыла язу, күз аллары караңгыланып китү, “томан” хасил булу да кан тамырларының тузуы турында сөйли.
Табиб аңлатканча, кайбер очракларда кан тамырлары тузуның тәүге чагылышы алҗу, борчылу билгеләре кебек кабул ителергә мөмкин. Кызганычка, мондый халәткә игътибар ителмичә калына, дип билгеләп үткән кардиолог. Аның әйтүенчә, йөрәкне һәм кан тамырларын саклау өчен иң элек шикәр кулланмаска тырышу кирәк. Табиб әйтүенчә, күпләр майлы һәм кызган ризыкларны сәламәтлекнең иң төп дошманы дип саный. Әмма сәламәтлеккә беренче чиратта майлы ит түгел, ә шикәр куркыныч белән яный. Шулай ук тәлинкәдәге ризык күләме дә зур роль уйный, дип йомгак ясаган сүзенә Кореневич.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез