Газетага язылу

Табиб көндез йокымсырап йөрүнең чир билгесе булу ихтималын аңлатты

Йокы бавырның сәламәтлегенә бәйле. Шуңа күрә йокыга бәйле кыенлыклар барлыкка килгәндә гепатологка күренергә кирәк. Пирогов университеты белгече Анна Тихомирова “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Бавыр организмның “биологик сәгате” эшенә ярдәм итүдә төп роль уйный. Бавыр күзәнәкләрендә бөтен организмның биологик ритмнарын көйләүдә катнашучы махсус рецепторлар бар. Алар матдәләр алмашын һәм, йокы өчен иң мөһиме – төнге, көндезге биологик ритмнарга йогынты ясаучы гормоннарның эшләп чыгаруын җайга сала”, – дип билгеләп үткән табиб.

Бавыр эшчәнлегенә зыян килсә (мәсәлән, бавыр циррозы яки бавырда хәмер куллануга бәйле булмаган май авыруы), әлеге “көйләү” механизмы начар эшли башлый. Нәтиҗәдә “биологик сәгать” начар йөри башлый, бу исә, йокы сыйфатына кырын сугып, көндез йокымсырап йөрүгә китерә.

Бавыр эшчәнлегендәге җитешсезлекләр аркасында кеше тирән йокыга тала алмый, шылт иткән тавышка да уянып, бик начар йоклый. Табиб әйтүенчә, бу очракта йокыга талу да кыенлаша һәм йокыдан торганда, көндез бөтен гәүдәне хәлсезлек биләп ала.

“Бигрәк тә бавырда цирроз авыруыннан интегүчеләр йокысызлыктан интегә. Алар начар йоклауга башкаларга караганда 5 тапкыр күбрәк зарлана. Цирроз вакытында йокы бозылу, бавырның организмны токсиннардан чистарта алмавы сәбәпле, бу токсиннарның баш миен зарарлавына бәйле”, – дип кисәткән Тихомирова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре