Көз җитү белән күпләр хәлсезлек, бертуктаусыз йокы килү һәм кәеф төшүгә зарлана. Белгечләр моның сәбәбе итеп, якты көннең кыскаруын һәм биологик ритмнарның сезонлы үзгәрешләрен атый. Бу чорда энергияне һәм эмоциональ балансны ничек саклап калу турында Красногорск хастаханәсе терапевты Анастасия Якимова «Радио 1»гә сөйләгән.
Табиб сүзләренчә, көзге кәеф төшенкелеге белән көрәшүдә физик активлык төп роль уйный. Даими рәвештә чиста һавада йөрү эндорфиннар бүленеп чыгуга ярдәм итә һәм эмоциональ тонусны саклап калырга булыша. Хәтта көнгә 30 минут тиз-тиз йөрү дә ару дәрәҗәсен киметеп, кәефне яхшыртырга мөмкин.
Икенче мөһим фактор – баланслы туклану. Көз көне бигрәк тә В төркеме витаминнары һәм триптофанга бай ризыклар, мәсәлән, күркә, балык, сөт ризыклары һәм чикләвекләр файдалы. Шул ук вакытта кофеин һәм шикәрне артык куллану энергиянең тирбәнешләренә һәм эмоциональ хәлнең начарлануына китерергә мөмкин.
Өченче ысул – яктылык терапиясе. Ул кояш нурлары җитмәүне компенсацияләргә һәм циркад ритмнарны нормальләштерергә ярдәм итә. Моның өчен якынча 10 мең люкс интенсивлыклы махсус лампалар кулланыла, аларны иртән 20–30 минутка кабызырга киңәш ителә.
Ниһаять, сезонлы депрессияне профилактикалауның мөһим элементы – социаль активлык. Аралашу, бергәләп спорт яки хобби белән шөгыльләнү дофамин һәм серотонин – шатлык һәм мотивация хисләренә җаваплы нейромедиаторлар бүленеп чыгуга ярдәм итә.
Анастасия Якимова билгеләп үткәнчә, симптомнар берничә атна дәвам итсә, белгеч белән киңәшләшергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез