Газетага язылу

Тарих туган туфрактан башлана

Фән өлкәсендә бихисап юнәлешләр белән беррәттән татарларга кагылышлы төбәкләрнең тарихын өйрәнә башлагач, галим, археолог Альберт Борһановка тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә.

Тарих туган туфрактан башлана

Кайберәүләр хәтта: «Җитди фән өлкәсен ташлап, авыл дәрәҗәсенә төштең инде», – дип әйтүдән дә тайчанмыйлар. Әмма аның мондый  сүзләргә исе китми, чөнки үзе өчен күптән тәгаенләгән:  авыл – ил тарихының нигезе, димәк, тикшеренү эшләрен дә  туган туфрактан башларга кирәк. Аннан килеп, авыл дәрәҗәсе дигәнне кем ничек аңлый бит.  Туган җиреңнең,  нәсел-нәсәбеңнең тарихын белү түбәнгә төшү түгел, киресенчә, югарыга менү, аң-белемгә ия булу түгелме соң?

Бүген Татарстанда   татар милләтенә кагылышлы төбәкләрне өйрәнә торган 67 оешма бар. Россия буенча бу сан – 117, Казахстанда – 3. Аларның кайберләре, мәсәлән, Татарстан, Мари Эл республикалары, Пермь крае, Оренбург өлкәсендә оештырылганнары Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән. Күбесе төбәкләрдәге милли-мәдәни автономияләр, музейлар, уку йортлары каршында эшли. Татар төбәкчеләре форумнары  Татарстан, Башкортстан, Урал, Себер, Үзәк Россия, Казахстан, Белоруссиядә үткәрелә.  Төбәкне өйрәнүчеләр тарафыннан елына 320 дән артык китап нәшер ителә. Алар арасында  фән кандидатына диссертация яклаучылар да бар. Җәмгыять  белән  галимнәр, музейлар, уку йортлары хезмәттәшлек итә.

Әлеге мәгълүматлар күптән түгел генә үткәрелгән Бөтенроссия татар төбәкчеләре конференциясендә яңгырады. Иң кызыгы шунда: бу биниһая зур эш һәр кешенең аяк астыннан, ягъни туган җирдән башлана. Ул киләчәктә дә шулай дәвам  итәчәк. Димәк, теләге булган һәр кеше әлеге юнәлешкә кереп китә ала дигән сүз бу. Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов  белән әнә шул хакта гәпләштек.

Сезнең фәнни-гамәли эшчәнлегегездәге юнәлешләрне санап бетерерлек түгел, әмма соңгы елларда, чыннан да,  төп игътибарны татар милләтенә кагылышы булган төбәкләрнең тарихын өйрәнүгә бирәсез. Ул гына да түгел, каршылыкларны ера-ера, төрле кыйтгалардагы, төрле илләрдәге төбәкчеләрне бер йодрыкка туплый алдыгыз. Конференциядә: «Совет чорында төбәкне өйрәнү яшерен рәвештә тыелган гамәл иде, тикшеренү эшләре  вакыты белән куркыныч төсмерләр алды», – дип сөйләгән идегез. Без дә сүзне төбәк тарихының тарихыннан башлыйк әле.

– Узган гасырның 30 нчы елларында, репрессия кызган чорда, Михаил Худяков, Газиз Гобәйдуллин кебек күренекле галимнәр, шулай ук башка тикшеренүчеләр нәкъ менә шундый хезмәтләре өчен зыян күргәннәр дә инде. 1960–1970 нче елларда  археология, тарих һәм этнография җәмгыятен торгызу эшендә талпынышлар булып алган иде. Әмма ул тулы куәтенә эшләп китә алмады. Моңа бары тик хәбәрдарлык чорында гына ирешелде. Ниһаять, төбәк тарихын өйрәнүнең күңел өчен генә эшләнгән гамәл түгел, ә чын фән икәнлегенә төшенделәр. Авылларның (шул исәптән инде юкка чыкканнарының да) үткәннәрен өйрәнмичә торып, бөек дәүләтнең тарихын аңлау мөмкин түгел.  Мин үзем, мәсәлән, Татарстанның көньяк-көнчыгыш тарафын өйрәнгәндә, моңа кадәр билгеле булмаган  бик күп табылдыкларга юлыктым. Җир йөзеннән юкка чыккан авылларны барлау, андагы кеше кулы тимәгән каберлекләрне күрү җанны әрнетә, чөнки бу – зур югалту.

– Бу эшкә ничек керешеп киттегез?

– Татарлар эз калдырган яки бүген дә яши торган төбәкләрнең  тарихын өйрәнүгә без ныклап торып 1995 елда гына  тотына алдык. Иске Казан музей-тыюлыгында эшләгәндә, беренче тапкыр Бөтенроссия төбәкчеләр конференциясен үткәрдек. Безгә ул вакытта Биектауда район башлыгы булып эшләгән Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте. Төрле югары уку йортларында мөгаллим булып эшләгәнлектән, студентларны җәлеп итү дә авырлык тудырмады. Тарих төпкеленә төшәргә, кыр шартларындагы казу эшләрендә катнашырга теләк белдерүче яшьләр искиткеч күп иде. Әмма, ни кызганыч, ул вакытта төбәкчеләр җәмгыятен төзү турындагы хыялыбызны кайбер институтлар җитәкчеләре яклап чыкмады.

Менә шундый шартларда эшләп, 2015 елдан берничә җыелыш һәм төбәк форумы үткәрә алдык. 2018 елда, ниһаять, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге ярдәме белән «Татар төбәкчеләре җәмгыяте»н төзергә һәм теркәргә мөмкинлек туды. Шул көннән без конгресс белән бер сафта.  Татарстаннан тыш, Россия регионнарында, чит илләрдә дә татар төбәкчеләре эшен алып барырга ярдәм итәбез.

– Авыл дигәннән, аңлашыла ки, туган җирегез мондый тикшеренүләрдән берничек тә читтә калмагандыр?

– Чиләбе өлкәсендәге Бәгәрәк Тамагы авылы – минем өчен тере тарих. Туган авылым турында мин берничә брошюра һәм «Уралда татар авылы. Бәгәрәк Тамагы» дигән китап чыгардым. Гомумән, коллегаларым белән Көньяк Уралга кергән торак пунктларда төрле чорга караган 20 үзенчәлекле объектны өйрәндек.

– Объектларга килгәндә, алар өчен бернинди чикләр дә юк кебек. Бигрәк тә  Төрекмәнстанда эшләгән чорны искә алырга яратасыз. Бу илдә сезнең тырышлык белән сафка баскан берничә музей-тыюлык ЮНЕСКО тарафыннан да танылды...

– Төрекманстаннан мин искиткеч бай тәҗрибә туплап кайттым. Бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Беренчедән, халык белән (шул исәптән яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә) ничек эшләргә кирәклеген аңладым. Байтак кына кыр экспедицияләрендә катнаштым. Төрекмәнстан Фәннәр академиясе һәм Мәдәният министрлыгының Урта Аму-Дарья һәм Ниса экспедицияләрен җитәкләдем. Шунда мин һәр табылдыкка бик сак карарга, күргәзмәләр генә түгел, ә тарихны җанландыра торган хәтер мәйданнары төзергә кирәклегенә төшендем, чөнки мондый музей-тыюлыклар буыннарны берләштерә торган зур көчкә ия. Төрекмәнстанда тупланган тәҗрибә миңа яңа юл ачты: туган илгә кайткач, Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә нәкъ шул эздән оештыру эшләренә керештем.

Бүген татар дөньясын, телен, мәдәниятен саклау юлына баскан һәркем өчен бу юлны кирәкле дип саныйм. Минемчә, безгә булдыра алган кадәр тамырларыбызны  ачыкларга, тарихыбызны өйрәнергә, гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк.

– Сез Евразия илләрендә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә кагылышлы бик күп халыкара конференцияләрдә катнашасыз. Белоруссия, Румыния, Төркия, Венгрия, Казахстан кебек илләрдә фикер уртаклашуыгыз шул хакта сөйли. Димәк, күп нәрсәләр белән танышу мөмкинлеге дә бар. Ничек уйлыйсыз, мәдәниара диалоглар үткәрү, гореф-гадәтләрне саклау өчен этнотуризм ни дәрәҗәдә нәтиҗәле ысул була ала?

– Этнотуризм – гади сәяхәт кенә түгел, ә бәлки теге яки бу халыкның  мәдәниятен, тарихын барлап, шул мохиттә вакытлыча яшәп алу. Чит җирләргә баргач, кеше гадәттә истәлекле урыннарны гына карап калмый бит,  кешеләр  белән дә аралаша, гореф-гадәтләре белән таныша, аларның дөньяга карашларын белергә тырыша. Әйтергә кирәк, мондый гамәлләр төрле милләт халыклары арасында хөрмәт уята. Мәсәлән, без Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп Белоруссиядә конференцияләр үткәрдек. Татарлар белән белорусларның Бөек Ватан сугышында иңне-иңгә куеп фашистларга каршы көрәшүен, илебезне торгызу эшләрендә ничек итеп бергәләп катнашуларын искә алдык. Безгә Казахстан, Россиянең башка өлкәләрендә яшәүче татарлар гына түгел, ә бәлки башка халыклар да кушылды. Бергә үткән тарихи эзләрне, уртак батырларны барлау – мәдәниара диалогның иң кодрәтле элементы ул.

– Күпме генә сөйләшсәк тә, эшне нидән башларга, дигән сорау ачык кала. Мәсәлән,  мәктәпләрдә, гомумән, уку йортларында төбәк тарихын өйрәнү  нинди роль уйнар иде?

– Мондый дәресләр, һичшиксез, мәгариф өлкәсендә төп урыннарның берсен алып торырга тиеш дип саныйм. Әгәр балалар үз авылларының, туган җирләренең тарихын белмәсәләр, тамырларын, нәсел-нәсәпләрен югалталар. Димәк, үзләрен дә билгесезлеккә чыгаралар дигән сүз. Ахыр чиктә төбәк тарихын өйрәнү ул – дәрес кенә түгел, ә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү дә. Бу җәһәттән мәктәпләрдә сәяхәтләр, экспедиция, кызыклы кешеләр белән очрашу кебек гамәли чаралар үткәрелергә тиеш. Ә галимнәр, туган якны өйрәнү оешмалары аларга ярдәм кулы суза ала. Әлбәттә инде, иң кирәклесе –  тарихи фактлар дөрес итеп  күрсәтелгән дәреслекләр булдыру. Безнең һәрберебез –  бөек тарихыбызның кечкенә генә бер кисәкчеге, ул тарих туган туфрактан башлана. Балаларга кечкенәдән шуны төшендерәсе иде.

Альберт Борһанов – танылган тарихчы, архееолог һәм татар халкының күренекле төбәк тарихын өйрәнүче галиме. Тарих фәннәре кандидаты һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Россия Халык академиясе академигы.

1956 елның июль аенда Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәк Тамагы авылында туа. Чиләбе дәүләт педагогия институтының тарих-педагогика факультетын тәмамлый. Галим 70 яшьлек юбилеен 300 дән артык фәнни хезмәт һәм китап белән каршылый.

 

  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре