«Республика карарларны тормышка ашырырга әзерлеген күрсәтә. Татарстанның Көнчыгыш Европаның төп су артериясе булган Иделдә урнашуы төбәккә «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын да кертеп, халыкара транспорт коридорларын үстерүдә сизелерлек роль уйнарга мөмкинлек бирә», – диде ул. Андрей Никитин әйтүенчә, тармак катлаулы хәлдә, ул өстәмә идарә һәм оештыру карарлары кабул итүне таләп итә. «Үсеш күзәтелүенә карамастан, төп күрсәткечләр буенча гомуми динамика тискәре булып кала, беренче чиратта – йөк ташуда», – диде ул. Узган ел Россиядә эчке су транспортында йөк ташу күләме 2024 ел дәрәҗәсенә карата 14 процентка кимеде һәм 90 миллион тоннадан аз гына артыграк тәшкил итте, дип билгеләп үтте министр. Шул ук вакытта, пассажирлар ташу 7 процентка, 13 миллион кешегә кадәр арткан.«Әмма, һичшиксез, пассажирлар йөртү өлеше зур түгел һәм йөк сегментының кимүен компенсацияләми», – диде Андрей Никитин. Ул эчке су юлларында йөк ташуны арттыруны стимуллаштырырга һәм елга транспортына туры килгән өлешен арттырырга кирәк, дип белдерде. «Агымдагы вәзгыятьне үзгәртү өчен эчке су юллары буенча йөк ташуны системалы исәпкә алуга һәм цифрлаштыруга күчәргә кирәк. Аерым алганда, цифрлы мониторинг булдыру таләп ителә. Ул мәгълүматларның үтә күренмәлелеген, дөреслеген һәм тармакның идарә ителешен тәэмин итәчәк. Елга туры мәгънәсендә дә, күчермә мәгънәдә дә чиста булырга тиеш», – диде федераль министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез