Аның сүзләренә караганда, узган ел республикада кешеләргә 3,5 меңнән артык йортсыз хайван һөҗүме теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, 18 декабрьдә хастаханәдә этләр һөҗүменнән соң тугыз яшьлек Варвара Блохина үлде.
«Хайваннарга мәхәббәтнең кеше гомереннән дә кыйммәтрәк була алмавын аңлау өчен тагын нинди фаҗигаләр булырга тиеш?»- дигән Тимирясова «Татар-информ» белән әңгәмә вакытында.
Ул проблема күптән закон чыгару карарын таләп итә һәм җәмгыять инде үзгәрешләргә әзер, дип тә өстәгән. Иҗтимагый палата әгъзасы аңлатканча, хәзерге шартларда кешеләрне, бигрәк тә балаларны, кыргый этләрдән яклау беренчел бурыч булып тора. Аның фикеренчә, агрессия үсешенең бер сәбәбе – көтүләр барлыкка килү, анда хайваннар бер-берсен «котырта».
Татарстан Закон чыгаручылары экспертлар белән берлектә тиешле тәкъдимнәр әзерләвен өйткән Тимирясова.
«Хайваннарны яклаучылар ни генә димәсен, әмма хокукый нормалар барыбер катгыйландыруны таләп итә. Мин хайваннарны иң яхшы яклау – йортсыз хайванны тәрбиягә алу икәнен аңлыйм, әмма килеп туган шартларда кешеләрне кыргый этләрдән якларга туры килә», - дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез