«Балтач» тыюлыгында торак йортның ярдәмче бинасында төньяк күнканаты – ТР Кызыл китабына кертелгән ярканат табылган. Бу яшерен җәнлек агач корылмаларга, куышларга һәм кыя ярыкларына качарга ярата, ә эңгер-меңгер җитү белән, урман ызаны өстендә, төнге күбәләкләр һәм коңгызлар аулап, азык эзләргә оча. Татарстан территориясендә бу төр ундүрт районда билгеләнгән – Түбән Камадан алып Баулы районына кадәр, әмма аны Әгерҗе, Арча, Теләче, Биектау районнарында һәм Балтач районының үзендә дә очратырга мөмкин.
.jpg)
Шул ук вакытта А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре бөтенләй башка, ләкин шул ук дәрәҗәдә зур ачыш ясадылар. Алар Себер урагусы (озын койрыклы карабүрек яисә озын койрыклы ясмык чыпчыгы дигән исемнәре дә очрый) –зурлыгы 16 – 19 см, озын койрыклы тау чыпчыгын хәтерләткән, карабүрекнеке кебек юан томшыклы сирәк очрый торган кошны төшереп ала алганнар. Өлкән ата кошлар нәфис алсу төстә, башында көмешсыман ак «чал», ә ана һәм бер яшьлек яшь ата кошлар тыйнаграк күренә: аларның көрәнсу-охра-соры каурыйлары тар кара төсмерләр белән сугарылган, ә бил тирәсе һәм койрык өсте кызгылт алсу төстә. Урагуслар әрәмәлекләрдә һәм каракуралыкларда яшиләр, ялгыз яки кечкенә төркемнәр белән күченеп йөриләр, тулаем алганда, орлыклар белән тукланалар, ә үзләренең «пить-пить» килә торган үзенчәлекле моңлы җырларын чыжылдык көчле сигнал белән тәмамлыйлар. Себер кунагының безнең якларга очыш вакытында килеп керүе генә түгел, оя коруы да бик ихтимал.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез