Марат Әхмәтовның эш сәфәре «Алсу» 2 нче балалар бакчасы белән танышудан башланды. Бина 1989 елда төзелгән һәм 37 ел эчендә бер тапкыр да капиталь төзекләндерү булмаган. Бүген мәктәпкәчә учреждениегә 230 бала йөри. Балалар бакчасында барлыгы 12 төркем эшли, шуларның дүртесе нәниләр өчен – икесе бер яшьтән ике яшькә кадәр, икесе ике яшьтән өч яшькә кадәрге балаларны кабул итә. Инфраструктура музыка һәм спорт залларын, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәсен, медицина блогын һәм белгечләр кабинетларын үз эченә ала. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, кече архитектура формалары булдырылган. Ремонт барышында эчке бизәү эшләре башкарылган, фасад һәм түбә яңартылган, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куелган, канализация, җылылык, су, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системалары алыштырылган. Ашханәдә һәм кер юу бүлмәсендә заманча җиһазлар урнаштырылган.
Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү ике телдә алып барыла – рус һәм татар телләрендә. Бакча коллективы төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә даими катнаша һәм җиңүләр яулый. 2024 елда учреждение сәламәт яшәү рәвешен һәм туризмны үстерү проектларын гамәлгә ашыручы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына ярдәм итү өчен 300 мең сум күләмендә республика гранты алган. Узган ел балалар бакчасы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга 500 мең сумлык грант откан.
Учреждение коллективына мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылу – автошәһәрнең туган көненә зур бүләк, ул, һичшиксез, балалар өчен дә, бу көнне көткән ата-аналар өчен дә зур шатлык. «Мин барыгызны да, ата-аналарны да, бакча коллективын да чын күңелдән котлыйм, балалар – безнең киләчәгебез, ә без киләчәгебез өчен бергә эшлибез», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.
Бүген Марат Әхмәтов капиталь ремонттан соң ачылган 2 нче балалар музыка мәктәбе эше белән дә танышты. Элек мәктәп бер катлы бинада урнашкан булса, ә хәзер ул тулы канлы ике катлы «Музыка йорты». Ремонт кысаларында түбә, шәхси җылылык пункты, фасад һәм керә торган урыннар яңартылган, инженерлык челтәрләрен төзәтү, тәрәзә һәм ишекләрне монтажлау, эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Кабинет диварларын бөек композиторларның әйтеп калдырган сүзләре һәм Татарстан Республикасы гимны тексты бизи.
2 нче балалар музыка мәктәбе тарихы 1970 елдан башлана. 56 ел дәвамында мәктәптә балалар җиде юнәлеш буенча укытыла: фортепиано, кыллы-чиртмә, халык-клавишлы, хор, кыллы-смычоклы, тынлы һәм вокал башкаручысы. Дәресләр 15 белгечлек буенча үткәрелә, Бүген биредә 330 укучы белем ала. Коллективта 44 укытучы эшли, шуларның унысы «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, икесе «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булган. Мәктәптә 50 елдан артык эшләүче укытучылар – шәһәрнең педагогик җәмәгатьчелегенең алтын фонды, педагогик коллективның йөрәге булып тора. Шунысы игътибарга лаек, 12 мөгаллим төрле вакытта әлеге мәктәптә башлангыч музыкаль белем алган һәм хәзер үзе шунда укыта.
Әлеге еллар эчендә 1600дән артык укучы укытып чыгарылган, шуларның 300дән артыгы музыканы үз һөнәре итеп сайлаган. Соңгы биш елда гына да 40 бала музыка профиле буенча белем алуларын дәвам иткән, ә дүртесе Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенә укырга кергән. Шул ук чорда педагоглар һәм укучылар шәһәргә һәм республикага иҗади конкурсларда 600дән артык җиңү китергәннәр .
Журналистлар белән аралашканда Чаллыга эш сәфәренә йомгак ясап, Марат Әхмәтов белем бирү процессын республиканың ике дәүләт телендә алып баруның, шулай ук мәгариф учреждениеләренең заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килүенең мөҺимлеген билгеләп үтте. «Күп кенә милли учреждениеләр 1990 нчы елларда ук төзелгән. Вакытлар узу белән биналар туза, балаларына сыйфатлы милли тәрбия һәм белем бирергә теләгән ата-аналарның мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының торышына игътибар итү аңлашыла, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Мондый проблемалар Казанда да, башка шәһәрләрдә дә бар. Без администрацияләр белән берлектә чаралар күрү мөмкинлеген табарга тырышабыз. Чөнки ике меңенче елдан соң төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр җиһазландырылу һәм уңайлылык дәрәҗәсе буенча көндәшлеккә сәләтле. Без күргән шул ук объектлар – элек төзелгән балалар бакчасы һәм музыка мәктәбе җитди яңарту таләп итте. Шунысы куандыра, бүген алар – яңа планнар һәм идеяләр белән яшәүче бөтенләй башка мәгариф учреждениеләре. Шунысы мөһим, Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну көннән-көн арта бара».
Марат Әхмәтов Чаллы халкын шәһәрнең юбилее, аның 400 еллыгы белән котлады, хезмәт сөючән халыкның һәм җитәкчелекнең автошәһәрнең уңышлы үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. «Бу еллар эчендә шәһәр бердәм тере организмга әверелде, анда ярты миллионнан артык кеше бер гаилә кебек яши, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Яр Чаллыга килгән саен мин үзем өчен ниндидер яңалык ачам. Биредә кешеләр, балалар, яшьләр белән эшләүнең яңа формалары күп, төрле чаралар үткәрелә, барысына да зур игътибар һәм хөрмәт белән карыйлар».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез