Татарстанлыларны бүген салкын һава торышы көтә

Бүген, ягъни 4 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык – белгечләр сак булырга куша.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең рәсми сайтындагы мәгълүматларга ышансаң, бүген көндез һава температурасы -13... -18 градус булачак. Казанда -11дән -14 градуска кадәр суык булыр дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре