Газетага язылу

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының алтынчы утырышы узды, анда яшь парламентарийлар социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру инициативалары турында фикер алыштылар. Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев үткәргән чарада ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Ольга Воронова, Руслан Шиһабеддинов һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.

Утырышны ачып, Дамир Нургалиев Яшьләр парламентының алтынчы утырышының көн тәртибе киңәйтелгән булуын билгеләп үтте. «Утырышта муниципаль берәмлекләрнең яшьләр парламентлары командасы катнаша, – дип белдерде ул. – Шуны да билгеләп үтәсем килә, бүгенге көннән башлап шундый традиция кертелә – бу һәм алдагы утырышларны оештыруны без Яшьләр парламенты комиссияләре рәисләренә тапшырабыз. Бүгенге утырышны безнең Хокук мәсьәләләре буенча комиссия оештырды».

Бүген Яшьләр парламенты караган мәсьәләләрнең берсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү булды. Яшьләр парламенты әгъзалары үзмәшгульләр өчен махсус ташламалы салым режимын 2039 елга кадәр озайтырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта әлеге ташламалы режим 2029 елга кадәр гамәлдә. Моны 2028 елда түгел, ә нәкъ менә хәзер эшләргә кирәк, дип сөйләде Яшьләр парламентының Мәгариф һәм мәдәният буенча комиссиясе рәисе урынбасары Аделия Зарифуллина. «Ярты елдан федераль грант конкурслары старт ала, аларның проектларын гамәлгә ашыру якындагы берничә елга планлаштырыла, – дип билгеләде ул. – Шулай итеп без, җитәкчеләр буларак, инде бүген үк билгесезлек зонасына керәбез. Без 2028 елдан соң патриотик, социаль һәм агарту проектлары сметаларын дөрес исәпли алмыйбыз, чөнки 6% салым салу булырмы яки аннан да югарыракмы, аңламыйбыз. Бу төзәтмәләрдән башка без якын арада иң мөһим дәүләт программаларын озак вакытка планлаштыру параличы белән очрашырга мөмкинбез».

Шулай ук бүген яшь парламентарийлар РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Ятим балаларга хосусыйлаштырылган торакны сатудан керемнәрне, милектә булу вакытына карамастан, физик затлар керемнәренә салымнан ( НДФЛ) азат итү тәкъдиме яңгырады. Хәзер минималь срок өч ел тәшкил итә. «Тормыш бер урында гына тормый, эш урынына күченү, уку, гаилә составының үзгәрүе яисә торакны өч елдан иртәрәк сатуның башка объектив сәбәпләре булырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Яшьләр парламентының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссиясе рәисе урынбасары Алексей Масхутов. – Әмма ике мәҗбүри шарт бар – милек хокукы нәкъ менә торак урынны хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә алынган, шулай ук сатудан кергән акча 12 ай эчендә яңа торак сатып алуга юнәлдерелергә тиеш».

Яшьләр парламенты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре