Түзсен ана йөрәге

Районнарга сәфәргә чыккач, авылларга туктап, кешеләре белән аралашып йөрү гадәтебез бар. Бу юлы да Тәтеш районының Зур Әтрәч авылына килеп кергәч, трактор арбасы өстендә тирес бушатып маташучы Алсу Йосыпова белән аралашып киттек. Сүз иярә сүз китеп, үзенең бик борчулы вакыты булуын, иренең – СВОда, игезәк улларының армиядә икәнен әйтте ул. Йөрәген ниләр яндырганны безгә дә сөйләде.

Түзсен ана йөрәге

– Ирем Фәһимнең чыгып китүен беребез дә белми, аңышмый калдык. Август ахыры иде ул. Ике көн эчендә җыенды да чыгып китте. Башта: «Африкага барам», – диде. Без инде ышандык. Интернеттан караштыргач, андагы хәлләр уңайрак шикелле тоелды да, әллә ни куркырлык әйбер юк кебек, дип уйладык. Бераздан дөресен белдек. Хәрби комиссариатка баргач, шундагы хезмәткәр белән сөйләштем. Ирем безгә дөресен әйтмәгәч, минем бик нык ачуым чыккан иде. Аңа да шулай дип әйттем. Ул исә хәрби комиссариаттагыларга: «Өйдәгеләр белә», – дип әйткән булган. Башкаларга да: «Гаиләмә ярдәмем тияр. Малайларга фатир алырбыз», – дип әйткән сүзләрен җиткерделәр. Миңа да әйткәләгәне бар иде ул «китәм» дигән сүзләрне. Ләкин мин бервакытта да аларны чынга алмадым. Һич көтмәгәндә чыгып китәргә сәбәп тә юк иде шикелле. Азып-тузып йөрмәде, Себергә барып эшли иде. Хезмәт хаклары да начар булмады. Талашып, әшәкеләнеп тә яшәгән гаилә түгел без. Шуңа күрә мондый карарын кабул итү авыр булды, – диде Алсу ханым.  

 

Барып җитеп урнашкач, гаиләсе белән элемтәгә чыга Фәһим абый. Хатынының: «Син ни уйлап киттең соң?» – дигәненә «Шулай кирәк булгандыр», – дип кенә җаваплый. Шуннан соң озак та тормыйча: «Алгы сызыкка кертәләр», – дигән хәбәре килгән. Бу 17 сентябрь була.

 

– Бик кайгырдык. Ут эчендә янып яшәдек. Ике атна узып та, хәбәре булмагач, кызым кемнәрдер аша номерларын табып бирде. Ниндидер бер кеше белән көч-хәлгә элемтәгә чыга алдык. Ул бер айга кереп китүләрен әйтте. Бер ай да узды, ай ярым да, әле дә булса хәбәрләре юк. Башка солдатларның хатыннары белән элемтәдә торабыз, әлегә берсе дә чыкмаган, ике ай булырга мөмкин, диләр. Безгә инде көтәргә генә кала. Кулдан телефонны төшергән юк, нинди генә шалтырату булса да, сулыш алырга да куркып үреләм, – ди Алсу ханым.    

 

Хәзер бар хуҗалык, терлекләр егерме елга якын сыер савучы булып эшләүче хатын җилкәсенә калган.

 

– Еламаган көнем юк. Кеше янында онытылып торам, үзем генә калгач, бигрәк кыен. Әле ярый, борчуымны бүлешерлек туганнарым бар, дим. Ишегалдында эш җитәрлек. Маллар, кош-корт арасында йөреп, бераз бушанып, онытылып торам анысы, – ди хуҗабикә.  

 

Җитмәсә, терәк булырдай игезәк уллары Илдар белән Илнар да әлеге вакытта хәрби бурычларын үти. Алар өчен дә бик борчыла әниләре.

 

– Улларым башта Киров өлкәсендә хезмәт иттеләр. Җәен Казанга командировкага җибәрделәр. Инде ноябрь урталарында кайтырлар, дип җаным-тәнем белән көтеп, сөенеп, көннәрне санап йөри идем. Әле менә бу атнада тагын Саратовка командировкага җибәрделәр. Озакка сузмыйча гына кайтарсалар ярар иде, дип телим. Өзелеп көтүдән дә читене юк. Көн туса, бер уй: тизрәк яхшы хәбәрләр килеп ирешсен иде, – ди Алсу Йосыпова.

 

Көткәннәргә сабырлык һәм матур хәбәрләр алуларын телибез.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре