Газетага язылу

Уйламыйча әйткән сүзләр бар...

«Уйламыйча әйткән сүзләрем кабул булды. Фәрештәләрнең «әәмиин» дигән вакытына туры килде бугай», – дигән сүзләрне барыбызның да ишеткәне бар. Әбиләребез андый сүзләрне көфер сүзләр дип йөртә иде.

Уйламыйча әйткән сүзләр бар...

Дини күзлектән караганда, көфер сүзләр санаулы булган зур гөнаһлар исемлегендә беренче урында тора. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә көфер сүзнең ике мәгънәсе бирелә: Аллаһка каршы сүз һәм начар сүз. Әбиләребез кулланган мәгънәсендә исә алар безгә, сүзеңне уйлап сөйлә, сүзләрең генә түгел, уйларың да мәгънәле, кирәкле булсын, дип тәрбия бирү өчен кулланылган. Безне яман сүзләрдән генә түгел, яман уйлардан да сакларга тырышкан. Шуңа өйрәткән. Тик тормышта алай килеп чыкмый шул: күбебез ялгыша. Бу язмышлар белән танышып карагыз әле. Гыйбрәт күп аларда.

Беренче язмыш. «Миңа да шулай итәргә кирәк»

– Бишенче-алтынчы сыйныфларда укыган чагым. Пьесалар укырга ярата идем. Авторы хәтердә калмаган, әмма «Куендагы елан» исемле пьеса икәне истә. Шунда ялгыз картаючы әби яшь кызга шулайрак киңәш бирә: «Мин яраткан мине алмады, яратмаганга үзем чыкмадым. Чыккан булсам, балам булган булыр иде, дим. Син дә ялгыз калма, яратмаган кешеңә булса да чык, балаң булыр...» Шушы җөмләләрне укыганда сабый күңелемә шундый фикер килде: «Миңа да шулай итәргә кирәк әле...» Нәкъ шулай булып чыкты да. Мин яратып йөргән егет миңа карамады, яратмаган кешемә тормышка чыгып, балалар үстердем... Дөрес, начар яшәмәдек, үземне бәхетсез булдым дип әйтә алмыйм. Хикмәт анда түгел, күңелгә генә килгән уем да, ике дистәләп ел үткәч, чынга ашты бит.

Икенче язмыш. «Үзем сорап алган сынау»

– Ирем белән соңлап өйләнештек. Арабызда ярату да, хөрмәт тә зур иде. Әмма аның бер начар ягы бар: алынып эчә. Башка чакта бөтен эшемә булышкан, ялгышып та начар сүз әйтмәгән иремне, авызына хәмер кердеме, алыштырып куялар. Яхшы булып, әйбәт булып йөргәннәрен чыгарып бетерә. Бер сүз әйтергә дә ярамый, кулын да «озайта». Бер-ике генә көн түгел, атналарга сузылган мондый чаклар җанымны бик талкый иде. Бер чак шулай нык холыксызланганнан соң, елап: «Минем кулларыма калып, күземә карап ятсаң иде», – дидем. Бер айдан инсульт бәрде. Менә ничә ел инде бер ягы бөтенләй эшләми, икенче ягы да зыянланган, сүзләрен дә юньләп аңлап булмый. Нәкъ мин теләгәнчә, күземә карап ята, минем кулларга калды. Язмышыма үпкәли дә алмыйм, үзем сорап алган сынау бит, дим...

Өченче язмыш. «Нинди бәби әле?!»

Бу язмышка бәби табуга бәйле ике язмышны берләштерергә булдым. Аның беренчесе яшьлектә бик чибәр, бик булган кыз язмышы. Курчак кебек матур ул кызга бик күп егетләр битараф түгел иде. Аңа карап тәртипсезләнеп йөрмәде. «Кайчан кияүгә чыгасың әле?» – дип сораучыларга ул, гел шаяртып: «Мин кияүгә бәбәй таба алмый торган яшьтә генә чыгам», – ди иде. Гәрчә, чыгам, дисә, аңа өйләнергә әзер егетләр дә шактый иде. Тик тормышы шундый борылыш алды: әти-әнисе бер-бер артлы нык кына авырып китте. Аларны ялгыз калдырмыйм, карыйм дип, ул тормышка аларны кадер-хөрмәтләп, соңгы юлга озаткач кына чыга алды. Яшь чакта уйламый әйткән сүзләре дә, кызганычка, кабул булды...

Ә икенче пар өйләнешкәндә әле студентлар гына иде. Якыннарының: «Кайчан бәби алып кайтасыз инде?» – дигән сүзләренә гел: «Нинди бәби әле?! Укып бетерик, эшкә урнашыйк, фатир алыйк», – диләр иде. Тик берничә ел бергә яши башлагач, икесенең дә бәби сөясе, бәби үстерәсе килә башлады. Хастаханәләр юлын күп таптасалар да, табиблар, икегездә дә барысы тәртиптә, дисәләр дә, хыяллары чынга ашканчы дистә еллап көтәргә, сабыр итәргә туры килде. Нәкъ үзләре әйткәнчә...

Сүзеңне генә түгел, уеңны да тәртиптә тот, дигәнгә, бер дәвалаучы ханымның әйткән фикерләрен мисалга китерәсем килә. «Әти-әни әйткән начар сүзләр генә түгел, начар уйлар да баланың тәртибендә, яшәү рәвешендә, ахыр килеп, сәламәтлегендә чагылыш таба, – дигән иде ул. – Кемне үстерергә телибез – шуны үстерәбез. Әйтик, берәү баласын юк кына гаебе өчен яки ачуы чыккан саен ахмак дип тирги икән, бала чыннан да ахмак булып үсә. Бигрәк тә әниләргә сак булырга киңәш бирер идем. Чөнки алар бала белән аеруча нык энергетик бәйлелектә. Әгәр баласы бер-ике сәгатькә соңга калса яки бер шалтыратуда телефонын алмаса, әни кеше нишли, нәрсә дип уйлый: үтермәделәрме икән, машина бәрмәдеме икән? Әйе-әйе, башка иң элек иң начар уйлар килә. Әгәр әни кеше гел шулай начар уйлый торган булса, аның уйлары чынбарлыкка әйләнә. Ул, теләмәсә дә, баласына шуны юрый».

Сүзләребез дә, уйларыбыз да әйбәт булсын. Үзебез турында да, башкалар турында да.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре