Кайчагында матбугат чараларында да, интернетта да: «Фәлән кеше хөкүмәт казнасыннан фәлән миллион сум акча урлаган» дигән хәбәрләр очрый. Без бу сумманы күреп, аһ итәбез дә… артык исебез китмичә генә: «Алай икән», – дип куябыз. Ә кайчагында урлап тотылган кешене кызгану тойгысы да уяна. Димәк, кайсыдыр ягы белән кемнәргәдер ярамаган. Табигый хәл, табигый халәт инде бу. Югыйсә сәер булырга тиеш…
Бер танышым шәһәр читеннән җир алды да шунда бәрәңге утыртты. Бергә барып карадык. Ялан. «Әллә интекмисең генәме?» – дим. Чирәм җирне эшкәрткән кебек бит инде бу. Өстәвенә анда бәрәңгеңне тишкәләп бетерә торган корт та булуы бар. Беренче елны әйбәт уңышка өмет итәсе түгел инде. Хәтта ел әйбәт килсә дә. Бу эшләргә теләде. Күңелгә өмет ояласа, шулай кылана бит инде кеше. Үз бакчаңнан, үзең үстергән бәрәңге… Экологический чиста… Үзеңнеке… Һәм башкалар…
Җирне иске үләннәрдән тазартып чыктылар. Сөрделәр. Утырттылар. Бәрәңгесен утыртып бетергәч, көрәген кадап куеп, көзгә кадәр чыгып та карамаган кешеләрне дә беләм мин. Соңыннан аларның уңышын күреп, хәйран калганым да бар. Тик болар алай итмәде. Кәтмәнләделәр, утадылар, күмделәр… Аннан соң: «Агуны якын да китермибез!» – дип, колорадо коңгызын чүпләп йөрделәр. Ул тиз һәм күпләп үрчи торган зат бит инде, чүпләүнең ничек авыр икәнен эшләгән кеше үзе генә белә. Көз җиткәч, бәрәңге алырга дип барсалар… Һушлары киткән кара җир ярылып ятканын күреп. Бәрәңгеләрен казып, җыеп алып сызганнар. Әй эзләделәр кем урлаганын белергә теләп. Таба алмадылар. Каргап бетерделәр. Кулы корысын, рәхәт күрмәсен, тәмугның иң кайнар җиренә эләксен дип.
Шул кадәр тырышып та, бер бәрәңге күрә алмагач, каргарсың да. Фәлән кеше урлаган, дип тә булмый бит. Кулыннан тотмагач, берни дә әйтә алмыйсың. Күңелләре имгәнеп калды. Мин аларның хәлен аңлыйм инде. Үземнең дә бик күп нәрсәләр урлатканым булды.
Егет чагымда әле… Бер кичне капка төбендә калдырып, өйгә кереп чыккан арада «Минский» матаен урлап алып киттеләр. Анда-монда сугылып карадым – юк. Шуннан матай эзен чамалап, тыкрык буйлап ындыр артына атладым. Бераздан шык-шык иткән тавышны ишетеп, туктап калдым. Койманың бер ышык урынында бер абзый теге матайны сүтеп маташа. Мин ялт итеп кенә янына ыргылдым да абзыйны сугып аудардым. Измәсен изү теләге көчле иде. Шунда аның үземә гел ярдәмләшеп йөрүче абзый икәнен абайлап, тукталып калдым. Нәфрәт чиксез, әлбәттә. Сабырлык җиңде. Үзе дә кыйнамаска кушып ялвара. Куып җибәрдем. Озак кына эндәшешми йөрдек. Ачу зур иде.
Хәзер менә уйлап карыйм. Бер бакча бәрәңге дә, матай да әллә ни зур мөлкәт түгел бит инде. Кемнәрдер урлаган миллионнар белән чагыштырганда ул тиен генә булып тоелырга тиеш. Юк! Үзеңнекен урласалар, алай булып күренми. Хәтта тиеннәр дә сумга әверелә. Ул әле мөлкәт кенә дә түгел, ә күңел ярасына әйләнә. Кемнеңдер хыянәте шикелле. Хәтта кешелек үзе сиңа хыянәт иткәндер кебек була. Шул кавемнең бер хәшәрәте эшләгән бит инде ул явызлыкны.
Ләкин кемдер хөкүмәтнекен урлый икән, бу алай тоелмый. Югыйсә мин, син, без түләгән салым акчасы бит инде ул. Безнең акча. Безнең миллионнарны урлау да минем сумнарны урлауга караганда бик кечкенә булып тоела. Югыйсә теге урланган миллионнар арасында минеке дә бар бит инде. Мүкләк сыер кебек кычкырып тормасалар да, барыбер бар.
Кайчагында шундый нәтиҗәгә киләм. Без барыбыз бердәм булып, аерым кеше малына тимичә, бары тик хөкүмәтнекен генә урлап яшәсәк, нинди бәхетлеләр булыр идек! Без моны гадел бурлык дип кабул итәр идек…
Без коточкыч инде, бер карасаң…
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез