Быел беренче тапкыр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге мәдәният hәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр hәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» тарафыннан Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Бүген, 14 ноябрьдә, олимпиаданың йомгаклау тантанасы узды.
Катнашучылар – төрле юнәлештәге урта һөнәри белем бирү студентлары. Алар арасында булачак укытучылар да, табиблар да, хәтта инженерлар һәм электромонтерлар да бар. Олимпиаданың максаты – татар телен, мәдәниятен үстерү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту.
«Әлеге олимпиадада катнашучылар һәм аларның укытучылары – һәрберсе татар телен, әдәбиятын сөючеләр. Киләчәктә дә әлеге юнәлештә укуыгызны, эшчәнлегегезне дәвам итәрсез дип өметләнәбез», – диде филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Ул оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм һөнәри белем бирү юнәлеше студентлары арасында мондый бәйгеләрнең саны артуын, дәвамлы булуын теләде.
Олимпиадада катнашучылар ике төркемгә бүленгән: татар телен дәүләт теле буларак һәм татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар. Бәйгегә 600дән артык гариза килгән. Беренче турда 441 студент катнашкан. Алар онлайн форматта тест биремнәрен үтәгәннәр. Шуларның 221е икенче турга узган. Икенче турга узган студентлар «Минем булачак һөнәрем һәм Татарстан Республикасы мәнфәгатьләремдә эшчәнлегем» дигән темага проект эше яклаганнар.
Һәр категориядә 1 урын алучыларга 50000, 2 урын – 40000, 3 урын ияләренә 30000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Моннан тыш, 5 махсус номинациядә җиңүчеләргә 20000 сум акча бирелде.
«Гаиләдә кечкенәдән татарча сөйләшеп үстек. Мәктәптә укыганда ук татар теле, әдәбият буенча олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар ала идем. Бу олимпиадага беренче чиратта белем дәрәҗәмне тикшерергә дип килдем. Җиңүемә бик шатмын. Минемчә, һәркем үз туган телен белергә тиеш», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар арасында беренче урын яулаган Лениногорск нефть техникумы студенты Рәниф Хафизов.
Җиңүчеләр:
Беренче урын:
Татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар арасында: Рәниф Хафизов, Лениногорск нефть техникумы.
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында: Яна Уэтова, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте.
Икенче урын:
Татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар арасында: Азалия Зәйнагиева, Казан медицина көллияте.
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында: Михаил Кириллов, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хужалыгы көллияте.
Өченче урын:
Татар телен туган теле буларак өйрәнүче студентлар арасында: 3өһрә Галиуллина, КФУның Яр
Чаллы институты көллияте.
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында: Вадим Борисов, Әлмәт һөнәри көллияте.
Махсус номинацияләр:
«Сүз остасы» номинациясендә җиңүче – Айзилә Галиева, Казан технология һәм дизайн көллияте.
«Татар әдәбиятын иң яхшы белүче» номинациясе – Илүзә Гайниева, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте.
«Сөйләмдә сүрәтләү чараларын оста кулланучы» номинациясе – Илүзә Вәлиуллина, Буа медицина училищесы.
«Темага фәлсәфи якын килүче» номинациясе – Альмир Солтанов, Актаныш технология техникумы.
«Һөнәри лексиканы татар телендә иң яхшы белүче» номинациясе – Алия Сәфиуллина, Нәкый Әхмәтшин
исемендәге Түбән Кама педагогия көллияте.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез