Үз илемдә - үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Николаевлар гаиләсе

Алар өчен үз телеңдә сөйләшү, милләтеңнең гореф-гадәтләрен белү – табигый хәл. Тәтештә яшәүче Ирина һәм Павел Николаевларның ул һәм кызлары мукшыча яхшы белә. Оныклары Маркелийның да өйрәнәчәгенә шикләнмиләр. Әле аңа нибары 1 яшьтә 7 ай гына. Бу гаиләдә тәртип башкача була да алмый. Ирина – мордва милли автономиясенең Тәтеш шәһәрендәге вәкиллеге рәисе. Павел исә туган якны өйрәнү музеенда эшли. «Тормыш итү – диңгез кичү», – диләр. Николаевлар гаилә кыйммәтләрен ничек саклый?

Гаилә ул ...?

Алина Русских (онык):

«Җир йөзендә бәхетле һәм дус гаиләдән дә көчлерәк бер нәрсә юк».

Ирина Николаева (әни):

  ... Тормышта иң мөһиме. Ул без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет теләгән кешеләр.

Кешенең матурлыгы – аның милли асылында, үз теле, халкы белән горурлануында. Гаиләдә менә шушы кыйммәтләрне балаларга, оныкларга җиткерү – безнең вазыйфа. Әти-әнидән бик күп нәрсә тора. Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Иванга – 25, Алинага – 21, Верага – 14 яшь. Аларга төпле тәрбия бирдек, милли хисне сеңдерә алдык.

Зинаида Клементьева (әби):

– Бар гаилә әгъзаларының бергә җыелуы. Хәзерге вакытта Килдеш авылында ялгызым гына яшим. Ирем Николай 17 ел элек үлде. Каенана, каенатам да вафат. Ике бала тәрбияләдек. Улым 35 яшендә якты дөньядан китеп барды. Киленем Люба, оныкларым белән аралашып торабыз. Хәлемне белергә кайталар. Үзем дә аларны ташламыйм. Кызым Ирина да гаиләсе белән атна саен кайтып булышып китә. Әле менә оныкларым, нәни оныкчыгым кунакка кайтты. Иң мөһиме туганлык җепләрен саклау.

Тел

Телне өйрәнү өчен теләк кирәк. Зинаида Клементьева 47 ел элек Килдеш авылына Чувашиядән килен булып килгән. Буада мал табибына укыган кызны юллама белән күрше авылга эшкә җибәргәннәр. Менә шунда булачак ире Николай белән танышкан. Мукшыча бер сүз дә белмәгән. Ире белән рус телендә аралашса да, каенанасы Мария: «Мукшы егетенә кияүгә чыккансың икән, телебезне өйрән!» – дип кырт кискән. Бер елда мукшычага өйрәнгән. Каенана сүзе закон булган аның өчен. Иренең әти-әнисе белән тату яшәгән.

Аның әйтүенчә, телне мәктәп яки күрше өйрәтер әле, дип көтеп ятып булмый. Үзеңнән башларга кирәк. Авыл мәктәбендә бервакытта да мукшычага өйрәтмәгәннәр.

– Авылда элек барысы да мукшыча аралаша иде, хәзер хәлләр башкачарак. Ике мордваның балалары белән рус телендә сөйләшүе бөтенләй башыма сыймый. Оныкларым белән мукшыча аралашабыз, – ди Зинаида Клементьева.

Онык Алина Русских та туган телен ничек өйрәнүен искә төшерде.

– Әни безгә мордва җырларын өйрәтте. Такмаклар әйтә идек. Ульян өлкәсе, Мордовиядә узган милли бәйрәмнәргә алып барды. Бергә җыелганда, туган телдә сөйләшәбез. Өйдә берәр сүзне русча кыстырсак, әти үзебезчә сөйләшергә куша. Вакланып түгел бу. Бары туган телебезне онытмавыбызны гына тели, – ди Алина. – Әни безгә мукшы-эрзя сүзлеге бүләк итте. Китаплар сатып ала иде. Әбинең дә, әнинең дә милли костюмнары бар. Безгә барысы да кызык. Кияүгә чыкканда мине әби яшәгән йорттан кияүгә озаттылар. Әти шулай теләде. Туган телгә өйрәтү, саклауда бер генә вак нәрсә дә юк. Без барысына да игътибар итәбез.

Алина ире Евгений белән Тәтештә аерым яши. Кәләшнең әниләреннән ерак түгел. Ире – удмурт милләтеннән. Тик ул туган телен белми икән. Шуңа күрә гаиләдә русча аралашырга туры килә. Аның каравы мукшы сүзләрен өйрәнә башлаган. Ә менә кечкенә Маркелий әле берни аңламаса да, аның янында гел мукшыча гына сөйли Алина. Туган телен ишетеп үссен дип, үз телендә җырлар җырлый, милли бәйрәмнәргә йөртә.

Тәрбия

Иринага – 46 яшь. Ире аннан биш яшькә олырак. «Павелның бер генә начар сыйфаты да юк», – дип мактый аны хуҗабикә. Бер-берләренә ышаналар. «Мин шунда барыйм әле?» – дип рөхсәт сорамыйлар. Кирәк җиргә барасы! Үпкәләшү бер сәгатьтән артыкка сузылмый. Ниндидер аерым кагыйдәләр буенча яшәмиләр. Тегесе ярамый, монысы дигән нәрсә юк. Иң зур төшенчә олыларны һәм күршеләрне хөрмәт итү. Күршеләр алар өчен туган кебек. Кырыслык белән түгел, балаларга һәр нәрсәне аңлатып, тормышка әзер булыгыз, дип үстерәләр. Әйтик, ир кисәтү ясаганда, хатын кысылмый яки киресенчә. Павел улын – ир-ат эшенә, Ирина исә кызларын аш-суга, чисталыкка өйрәткән. Милли ризыклары – «Крахмалонь шенявкст», баланнан ясалган кесәл. Бәйрәмнәрдә милли ризыклар – табын түрендә. Шуңа күрә аларны теләсә кайсы хатын-кыз пешерә белергә тиеш.

Гореф-гадәт

Пасха, Тройсын һәм башка бәйрәмнәрне үткәрәләр. Тройсын – алар өчен изге көн. Пасха алдыннан пәнҗешәмбе төнендә сәгать 12дә мунча ягып керәләр. Ирина белән Павелның гаилә коруына – 27 ел. Шушы вакыт эчендә бер генә мәртәбә дә әлеге йоланы үтәмичә калмаганнар.

Ел саен һәр туган көнне зурлап уздыралар. Очрашу өчен форсат бу. Ким дигәндә, 15ләп туган җыела. Тиздән, 22 июньдә әниләре Зинаидага 67 яшь тула.

Зиратка барып, әрвахларның каберлекләрен чистартып, тәртиптә тотуны да олы бурыч дип саныйлар.

Рух

Милли хиссез, милли үзаңсыз кеше тулы канлы кеше була алмый. Мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау, башкаларга җиткерү мөһим. Гаиләдә, җәмгыятьтә, фольклорда... Халыкара мөнәсәбәтләрне берләштерүдә бу – зур бер көч, – ди Ирина Николаева. – Эшебез дә, ялыбыз да мәдәният белән үрелеп бара. Милли бәйрәмнәр халыкның рухын ныгыта, авылны яшәтә.

Николаевлар башта Килдеш авылында яшәгән. 2015 елда Тәтешкә күченгәннәр. Павелга туган як музеенда эш тәкъдим иткәннәр. Ул анда – хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары. Шул ук вакытта теплоходта, Тәтешнең тарихи урыннарында – әйтик, Вшиха тавында туристларны укчы, сәүдәгәр костюмыннан каршы ала. Иҗатны ярата, кыскасы. Аңа кадәр Килдеш мәдәният йортын җитәкләгән. Ирина шунда сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарган. Балалар, өлкәннәр өчен төрле ансамбльләр оештырган. Иҗат коллективлары кайларда гына чыгыш ясамаган. Хәзерге вакытта ул – иминиятләштерү буенча агент. Чәчтарашка укыган, чәч тә кисә. Шул ук вакытта райондагы мордваларны бер йодрыкка туплаучы да – ул. Гаиләдә һәркем сәләтле. Балалар кечкенәдән сәхнәдә: йә шигырь сөйли, йә бии, җырлыйлар.

Тиздән Тройсын җитә. Мордва халкы «яшел аю»лар булып киенеп, авыл буенча җырлап йөреячәк. Аю ул – мордваларның талисманы. Валда шинясь бәйрәмен дә көтеп алалар. Ул өлкәннәрдән яшьләргә милли мирасны тапшырырга ярдәм итә. Николаевларның балалары да гореф-гадәтләрнең ничек саклануын күреп үсә. Рухлары әнә шулай ныгый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре