Республика юлларында хәзер 374 кар җыю машинасы эшли. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы шул хакта хәбәр итте. Узган төндә юлларда 253 берәмлек техника хезмәт күрсәткән.
Министрлык хәбәр итүенчә, узган тәүлеккә 5223 тонна ком-тоз катнашмасы, 137 тонна тоз, 68 тонна тоз эремәсе тотылган.
Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, халык (843) 291-91-91 номеры буенча шалтырата ала, дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез