Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше чамасы (27%) өч айга һәм бераз күбрәккә җитәрлек маяга ия. Шул ук вакытта көтелмәгән хәл чыгу очрагына бераз акча хәстәрен күреп куючылар саны 2020 елдан бирле 7 процентка арткан.
Финанс тикшеренүләре агентлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 15 проценты – 3-6 айга, 12 проценты – 6 айга һәм аннан күбрәккә җитәрлек мая туплаган. Мондыйлар арасында – “миллионер” шәһәрләрдә яшәүчеләр (38%), югары белемле кешеләр (37%), җитәкчеләр (54%), квалификацияле белгечләр (37%), әйбәт хезмәт хакы алып эшләүчеләр (42%).
Сораштыруда катнашучыларның 63 проценты– гаиләдә керем-чыгым хисабын бик төгәл алып баруларын, 82 проценты – мәҗбүри түләүләрне вакытында хәл итүләрен, 81 проценты – нәрсә аласын алдан планлаштырып куюларын, 75 проценты – акчаны сак тотуларын күрсәткән.
Ярты елга җитәрлек акча туплаган кешенең портреты мондыйрак: Санкт-Петербург яки Мәскәүдә яшәүче, гаиләле, югары белемле ир-ат-җитәкче. Белгечләр фикеренчә, “кара көнгә” акча җыючылар саны алга таба да артачак, чөнки халыкның финанс ягыннан аң-белем дәрәҗәсе арта. Ә бу – имин, мул тормышка уңай йогынты ясый торган әйбер.
Белгечләр сүзләренә караганда, көтелмәгән хәл чыгу очрагына тупланган мая күләме айлык керемнән 3-6 тапкыр зуррак булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез