Бүген иртән Зәй икмәк кабул итү предприятиесенең ашлык складында янгын турында хәбәр килгән. Беренче янгын сүндерүчеләр килгәч, 500 квадрат метр мәйданлы аерым складның түбәсе януы ачыкланган.
Янгын туктатылган. Зыян күрүчеләр һәм янгын таралу куркынычы юк. Янгын сәбәбе билгеләнә, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез