Бүген кич белән, 28 июньдә, иртәгә, 29 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр булачак. Шул ук вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, республикада урыны белән боз явуы көтелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat