Уфада Шәйхзадә Бабичка һәйкәл ачтылар

Бүген Уфада шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәйхзадә Бабичка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Башинформ»хәбәр итә.

Шагыйрь истәлеген монумент рәвешендә мәңгеләштерү Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар программасы кысаларында планлаштырылган. Шуңа күрә аны ачу тантанасын бүген республика башкаласында уза торган V Бөтендөнья башкорт корылтае белән бергә үткәрелде.

Бабичның алты метрлы бронза сыны Зәки Вәлиди исемендәге урамда, телеүзәк каршындагы мәйданда урнаштырылган. Аның биредә урнашуы очраклы түгел, шагыйрь скульптурасы Уфа халкын һәм башкала кунакларын үз көрәштәше Әхмәт Зәки Вәлиди урамында «каршы алачак».

Автор фикеренчә, шагыйрь бер кулында шигырьләр китабын тоткан,ә икенчесе белән әйтерсең лә үз халкына мөрәҗәгать итә.

Иҗат концепциясен Россиянең танылган скульпторы, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук тормышка ашыра. Ул Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәле авторы буларак билгеле рәссам-скульптор, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Фикер өстәү