Изге урын буш тормый. Альберт Шиһабетдиновны улы алмаштырды

Республикада иң зур компанияләрнең берсе – “Таиф” группасының генераль директоры Альберт Шиһабетдиновның вазифасыннан китүе ничектер көтелмәгәндә булды. Моңа Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортындагы брифингта ачыклык кертте.

“Альберт Кашафовичның шәх­си карары ул”, – диде рәсми вәкил. “Таиф”ның яңа җитәкче сайлау буенча үткәрелгән акционерлар җые­лышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Билгеле булганча, Альберт Шиһабетдиновны улы Руслан алмаштырды. Лилия Галимова әйтүенчә, Рөстәм Миңне­ханов, өлкән Шиһабетдиновның саллы тәҗрибәгә ия булуын ассызыклаганнан соң, яңа җитәкчене дә сынатмаска, эшенә җаваплы карарга чакырды. Элеккеге гендиректор да еракка китми, компаниядә ки­ңәшче ролен башкарачак һәм яңа төзелгән идарәче компаниягә җитәкчелек итәчәк.

Эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та атна башында гына Әлмәткә юл алды. Шулай булса да, киләсе атнада эшмәкәрлек буенча совет утырышын алып бару вазифасын аңа йөкләгәннәр. Ул җые­лышта Татарстан Президенты да катнашачак. “Эшмәкәрлекне яклау буенча совет эшли, килә­чәктә дә эшләячәк, яңа җитәк­челеккә кандидатлар бар, кем булачагы төгәл ачыклангач, ул хакта да хәбәр итәрбез”, – диде Кремль вәкиле. Т.Нагумановның хәзерге эшчән­леге Әлмәт районы башкарма комитеты белән бәйле. Ул анда җитәкче вазифасын башкаручы итеп билгеләнде.

Алабуга махсус ачык икътисади зонасында үсемлекләрне сак­лау чаралары һәм аларны төрү өчен полимер савытлар җитеш­терү заводы ачылачак. Бүгенгә бу тармакта товар алмашы Россиядә 40 процент кына тәшкил итә, күб­рәк чит илләрнеке кулланылышта. Яңа ачылачак Алабуга заводы елга 50 миллион литр продукция җитештереп чыгарырга җыена һәм 15 меңнән артык эш урыны булдыру күздә тотыла. Бу проектка 2016 елда ук нигез салынган. Ул чакта ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яклау тапкан.

Киләсе дүшәмбедә Казан Крем­ленә Омск делегациясе ки­лергә җыена. Аларны Яшел Үзән­дәге Горький исемен­дәге завод, IT-парк эшчән­леге белән таныштыралар һәм башка урыннарга экскурсия­ләр оештырылачак. Омск белән сәүдә-икъ­тисади ки­лешү турындагы документ 2000 елда имзаланган, тө­бәкара товар әйләнеше 4 миллиард сумга җит­кән. Безнең яктан йөк машиналары, авыл хуҗалыгы техникасы, хи­мик продукция, медицина җи­һазлары, дарулар җи­бәрелә. Татарстанга синтетик каучук, бензин, азык-төлек алына. Тү­бән Кама “Нефтехим”, “Татнефть” бер­ләш­мәләре һәм башка оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек килә­чәктә дә дәвам иттереләчәк. “Омск губернаторы белән очрашуда Татарстан Президенты мил­ләт­тәш­ләребезгә иҗтимагый эш­ләр­дә ярдәм иткәне өчен рәхмәт бел­дерәчәк, – ди Лилия Галимова. – Омск өлкәсендә 42 меңнән артык татар яши, иҗтимагый бер­ләшмә эшли, татарча газета да чыгарыла”.

Ул күп балалы гаиләләргә бү­ленеп бирелүче җир кишәрлек­ләре җитмәү мәсьәләсенә дә тукталды. “Мондый кыенлык белән бер Татарстан гына очрашмый. Бу сорау Россиянең барлык җирлек­ләрендә актуаль, бигрәк тә зур шәһәрләргә кагыла. Алар кишәр­лекне янәшә урнашкан районнардан бирергә тырыша. Федераль законда язылганча, төбәкләр күп балалы гаиләләрне җир кишәр­леге белән тәэмин итәргә тиеш, әмма анда инфраструктура турында берни дә бәян ителмәгән. Шуңа карамастан, республикада зур эш башкарыла, аны тормышка ашыру өчен, төрле инвестицион программалар кулланыла. Юллар салырга, газ кертергә, әйләнә-тирәне төзек­ләндерергә кирәк. Болар бер көн эчендә генә башкарып чыгарлык түгел, шактый вакыт сорала”.

Кремль вәкиле Идел елга­сының кибүенә бәйле чыгымнар суммасын төгәл генә әйтеп бирә алмады. “Байтак кына экспертлар белән сөйләштем, аның суммасы көзгә таба билгеле булачак”, – дип әйтүдән узмады ул. “Алтын Урда”ның 750 еллыгы буенча Татарстанда форум узды. Ни өчен анда хөкүмәттән беркем катнашмады, ул тыйнак кына узып китте, дигән сорау да җавапсыз калды.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү