Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 24 июльдә юлга кузгала

Татарстаннан Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 24 июльдә юлга кузгала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу көнне Татарстанның дүрт төркеме, барлыгы 196 кеше Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына очачак.

Икенче көнне, 25 июльдә, тагын 49 кеше Казаннан хаҗга китәчәк.

Узган елдагы кебек үк, Россия өчен хаҗга билгеләнгән квота 20,5 мең урын тәшкил иткән. Татарстан хаҗилары өчен быел 1800 урын бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү