Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Universal University креатив индустрияләр университетында һәм «Гараж» хәзерге заман сәнгате музеенда булды

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Universal University креатив индустрияләр  университетында һәм «Гараж» хәзерге заман сәнгате музеенда булды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнехановны Universal University мәгариф программасы белән таныштырдылар. Аңлатмаларны университет директоры Екатерина Черкес-заде биреп барды. Университетка 2004 елда нигез салынган, бүген анда 900  мөгаллим һәм 200ләп хезмәткәр эшли, 2018 елда 3 800 студент укыган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Гараж» хәзерге заман сәнгате музеена юнәлде.

«Гараж» тарафыннан уздырыла торган киң күргәзмә, фәнни һәм нәширлек эшчәнлек программасы рус һәм халыкара мәдәнияттәге актуаль процессларны чагылдыра. Музейга 2008 елда Дарья Жукова һәм Роман Абрамович нигез салган.

«Гараж» музеенда Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар  экология темасына багышланган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Горький ис. Үзәк паркында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.


Фикер өстәү