Татарстан Президенты Сәламәтлек саклау министрлыгына Башкортстандагы авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә кушты

Татарстан табиблары кичә Башкортстанда булган авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Татарстан Президенты Сәламәтлек саклау министрлыгына әнә шундый күрсәтмә биргән, дип хәбәр итә республика башлыгының мабугат хезмәте.

«Рөстәм Нургали улы Миңнеханов вәзгыятьне күзәтеп тора. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, зыян күргәннәрнең барысын да, әгәр аларның хәле андый мөмкинлек бирә икән, бүген Татарстанга алып кайтырга җыеналар. Кирәк булса, бу эш өчен махсус авиациядән файланачаклар», – диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәт хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов тиз арада ярдәм күрсәткәннәре өчен Башкортстандагы коллегаларына рәхмәт белдергән. Бу уңайдан Башкортстан башлыгына телеграмма юлланган.

Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә кич Башкортстанда Татарстан туристларын алып барган  King Long XMQ автобусы авария очраган. Фаҗига Уфа — Инзер — Белорецк юлының 54нче чакрымында килеп чыккан. Авариядә алты кешенең гомере өзелде, сигез юлчыга зыян күргән. Җинаять эше кузгатылган.

 


Фикер өстәү