Алинә Заһитова Япония премьер-министрына йомшак уенчык бүләк иткән

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Япония премьер-министры Синдзо Абэга акита-ину токымлы уенчык эт бүләк иткән. Очрашу Абэның резиденциясендә узган.

«Мин сезне кунак буларак кабул итәргә бик шатмын. Фигуралы шуудагы уңышларыгыз белән тәбрик итәм. Масаруның ничек үскәнен дә күреп торам», – дигән япон премьер-министры.

Билгеле булганча акита-ину токымлы этне Заһитовага ике ел элек Акита префектурасы һәм Абэ үзе бүләк иткән иде. Аңа бүләкне Пхенчхан Олимпиадасындагы җиңүе хөрмәтенә тапшырдылар. Көчекне Япониядән алып килделәр һәм Мәскәүдә Абэ катнашында узган чарада бүләк иттеләр.

 


Фикер өстәү