“Ватаным Татарстан” газетасының 2019 ел, 7 июнь санында шул исемдәге мәкалә басылган иде. Анда сүз Лаеш районындагы “Волжская” хуҗалыгының Сокуры авылы читендә урнашкан терлекчелек комплексындагы аяныч хәлләр, аерым алганда, йөзләрчә баш таналарның тиешлечә тәрбияләнмәве турында бара. Редакция, үз чиратында, әлеге хуҗалыктагы хәлләрне күзәтеп барырга вәгъдә иткән иде. Вәгъдә – иман, дигәндәй, без кабаттан “Волжская” хуҗалыгына барып кайтырга булдык.
…Ике айга якын вакыт узса да, терлекчелек комплексында, беренче карашка, берни үзгәрмәгән сыман. Шул ук таналар, шул ук җимерек ферма биналары… Дөрес, таналар инде тездән пычрак ерып йөрми, сенаж катыш яшел печән дә – алларында. Комплекс каршында берничә кеше авыр йөк машинасына бозаулар төяп маташа.
– Ферма биналары узган гасырның җитмешенче елларында төзелгән. Хәзер әнә кайсы ишелгән, диварлары аварга тора. Бетон плитә төшеп, малларны харап итүе бар. Түбәсе җимерелә башлаган фермада маллар тоту көннән-көн куркынычрак. Аларны хуҗалыкның “Лаеш” терлекчелек комплексына күчерәбез, – ди бүлекчә идарәчесе Илнар Агълюков.
Минем кайдан һәм ни өчен килүемне белгәч, кечкенә генә митинг та ясап алды терлекчеләр. Үпкә сүзләре дә ишетелгәләде.
– Фермаларда ремонт ясасалар, яхшырак буласы…
– Терлекне башка урынга күчергәч, Сокуры авылы халкы кайда эшләр? Болай да эш урыннары аз…
– Кемнәргәдер җир кирәк. Шуңа ферманы тизрәк бушатасылары килә…
Арада иң күп сүзлесе – терлекчелек комплексы энергетигы Фәһим Әмирханов – хуҗалыкта байтак еллардан бирле биредә. Шуңадыр, башка урынга барып эшлисе килми. Ферманың берничә сыерының бетон плитә астында калып үлүләрен дә яхшы хәтерли.
Терлекче Илдар Төхвәтуллин, слесарь Аркадий Комаров, сыер саву операторы Сергей Новиков та – ничек кенә булса да, ферманы саклап калу ягында. Ни генә булса да, 548 баш мөгезле эре терлеге булган ферма янәшәсендә шәхси хуҗалыгыңда маллар асрау да җиңелрәк, диләр.
Хуҗалык җитәкчесе Илнур Шәйхразиев әйтүенчә, терлекчелек комплексында эшләүчеләрнең нибары бише генә – Сокуры авылыннан. Калганнары – кайсы Мари Иле яки Чуашстаннан, Таҗикстаннан. Күрше авыллардан килеп эшләүчеләр дә бар. “Малларны ел азагына чаклы башка комплекска күчергәндә дә, эшләргә теләге булганнарны эшсез калдырмаячакбыз”, – ди ул
Сүзгә катнашмый гына читтәрәк басып торучы механизатор Андрей Семеновтан аена күпме алуы турында сорыйм. “Июньдә кулга утыз мең сум чыкты”, – ди.
Ферма мөдире Искәндәр Нәҗипов әйтүенчә, хезмәт хаклары зарланырлык түгел. Сыер савучыларның айлык уртача хезмәт хакы 25–30 мең сумга җитә. Эш нәтиҗәләренә карап, терлекчеләрнең эш хакы да начар түгел.
– Терлекчелек – безнең хуҗалык өчен хәлиткеч тармак. 2100 мөгезле эре терлек, шул исәптән 820 савым сыерыбыз бар. Көн саен 9 тоннадан артык сөт җитештерелә. Килограммын 24-25 сумнан сатабыз. Барлык керем фермаларга яңа техника һәм технологияләр урнаштыру, уңайлы эш шартлары булдыруга юнәлдерелә, – ди Илнур Шәйхразиев.
Хуҗалыкның бер чигеннән икенчесенә кадәр 120 чакрым ара исәпләнсә дә, кырларны да әйләнеп чыктык. Елына карата уңыш яхшы булырга тора. Комбайннар бүген-иртәгә кырга чыгачак.
Терлекчелек комплексларында кышка әзерлек эшләре дә тулы көченә бара. Хуҗалыкны кабул итеп алуга нибары ярты елдан артык вакыт узса да, бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган. “Лаеш” бүлекчәсендә 400 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелеп бетеп килә. Шунда ук терлек азыгы әзерләү цехы, заманча җиһазландырылган саву залы, малларны җылы су белән тәэмин итү җайланмасы, башка күп төрле эшләр башкарылган. Бер баш терлеккә 20 центнер азык әзерләнгән. Кышны исә ел ярымлык запас белән каршыламакчылар.
Кыскасы, районда иң күп сөрү җире, терлек-туары булган хуҗалыкның проблемалары да хәттин ашкан. Аларны тиз генә хәл итү дә мөмкин түгел. Әмма уңай үзгәрешләр дә бар. Шунысы сөендерә.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat