Бишьеллык кайсы ягы белән истә калды? Фәрит Мөхәммәтшин нәтиҗә ясый

Әлеге сорауга парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан тулы җавап алдык. Журналистлар белән очрашуда бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегендә иң әһәмиятле мәсьәләләргә тукталды ул.

Сүзен Президент Рөстәм Миңнехановның бер генә закон проектын да кире какмавын әйтеп башлады. “Димәк, тормыш таләп иткән законнар язганбыз”, – диде. Бер генә закон проектының да кире борылмавы тагын хакимият тармаклары һәм прокуратура белән бергә аңлашып эшләү белән дә бәйле. Закон әле туып килгән чагында ук вак иләк аша үткәрелә, аның Россия һәм Татарстан Конституциясе, гамәлдәге законнар, җәмгыять тормышы бе­лән туры килү-килмәве тик­шерелә һәм каршылыклар алдан ук бетерелә.

Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегендәге кайбер яңа алымнарга да тукталды. Мәсәлән, парламент быел “Законнарны бергә язабыз” дигән проект башлаган иде. Бүгенгә халыктан 200ләп тәкъдим кергән. Алар төрле комитетларга җибәрелә һәм депутатлар, законнар язганда, халык фикерләрен дә исәп­кә ала. Бу эшне яңа парламент та дәвам иттерәчәк. Шулай ук комитетларда эксперт советлары, законна­р­ның тормышта ничек кулланылуын, яшәешебезгә ярашуын тикшереп торучы мониторинг төркемнәре оешу да – яхшы үзенчәлек.

Дәүсовет Россия тө­бәк­ләре парламентлары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Без­некеләр аларның күбесе бе­лән хезмәттәшлек турында килешү төзеде һәм закон проектларын аларга да юллый. Димәк, үзара киңәш-табыш иткәч, Закон проект­ларының камил законга әй­ләнү ихтималы бик зур. Кунак ашы кара-каршы дигән­дәй, һәр сессия утырышында без­некеләр дә теге яки бу төбәк­нең закон проектларына бәя бирә. Дәү­совет шулай ук чит илләр бе­лән дә элем­тәләрне арттыра бара. Соңгы вакытларда гына да Кытай, Төркия, Словакия деле­гация­ләрен кабул иттек. Кыскасы, абруебыз югары.

Фәрит Мөхәммәтшин бишенче чакырылыш Дәүләт Советында кабул ителгән законнарны да санап китте. Аларның иң әһәмиятле­ләре­нең берсе – 2015 елда закон статусын алган Социаль-икъ­тисади үсеш стратегиясе. Без, төбәкләр арасында берен­челәрдән булып, 2030 елга хәт­ле республикабыз үсешен фаразлап, ягъни “иртәгесен алдан киртәләп” куя алдык. Вәзгыять еш үзгәреп торган бу заманда планлы үсешкә юл алуыбызны әйтү зур кыюлык иде.

Дөньяда көндәшлеккә сә­ләтле республика булырга ом­тылышыбызга федераль үзәк тә югары бәя бирде. Инде уйлаганнар барып кына чыксын.

Күп кенә законнарыбыз­ның “социаль йөзле” икәнен әйтеп, Фәрит Мөхәммәтшин 80 яше тулган гражданнар­ның капиталь ремонт өчен түләүдән азат ителүен, ә 70 яше тулганнарның әлеге кер­темнең яртысын гына түләр­гә тиешлеген искә төшерде.

Өлкәннәргә игътибар өчен рәхмәт, әлбәттә. Тик ме­нә Фәрит әфәндегә журналистлар “Сугыш чоры балалары турында” закон язмышын искә төшерделәр. Мәгъ­лүм булганча, федераль үзәк мондый законны кабул итәр­гә “кыймый”. Ягъни балачакларын сугыш көй­дер­гән буынга ташламалар ясау, акчалата түләүне үз өстенә аласы килми. Фә­рит әфәнде уенча да, Бөек Ватан сугышы илнең аерым төбәкләрендә генә узмады бит, афәт бөтен илгә килде, димәк, “Сугыш чоры балалары турында” закон да федераль дәрәҗәдә кабул ите­лергә тиеш. Әгәр бу закон өчен федераль бюджеттан акча бирелсә, күпме­сен­дер төбәкләр дә өстәр иде, ди­гән фикердә парламент рәи­се.

Журналист халкы шундый бит инде ул, урынлы-урынсыз сораулар бирергә дә ярата. Безне сентябрьдә узачак сайлау уңаеннан кем­нең Дәүсоветка үтәсе, кем­нең тышкы якта каласы, парламент комитетлары, парламент рәисе урынбасарлары саны үзгәрәме, юкмы икәне дә кызыксындырды. Дәүләт Советы рәисенең ничек җа­вап бирәсен дә чамалый идек юкса. Сайлау белән бәйле мәгълүматларны вакытлы-вакытсыз тарату закон ни­ге­зендә тыела бит. Ул да, бу хакта сөйләнергә ир­тәрәк икә­нен искә төшереп, бөтен үз­гәрешләр яңа парламентта хәл ителә­чәк, диде. Гамәлдәге депутатларга һәм аларның эшчәнле­ген яктырткан журналистларга да рәх­мәт белдерде.

Рәхмәтегез өчен рәхмәт инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү