Казан триатлон буенча Европа чемпионаты башлана

26-28-нче июль көннәрендә Казанда триатлон буенча спринт дистанциясендә Европа чемпионаты уза. Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Бөтен Европадан иң көчле спортчылар шәһәрнең иң матур урыннары буенча салынган трасса аша уза.

Йөзү этабы Казансу елгасы акваториясендә узачак, велоэтап трассасы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Казан Кремле диварлары һәм төп истәлекле урыннар яныннан сузылган, узыш Кремль яр буенда финиш белән тәмамланачак.

Бүген кичке сәгать алтыда ярышларны ачу тантанасы була. 27-нче июльдә стартка төрле илләрдән 300 иң яхшы профессиональ спортчы һәм Россия җыелма командасы лидерлары – триатлон буенча дөнья элитасы йолдызлары чыгачак. Катнашучыларга 750 м йөзәргә, 20 км велосипедта узарга һәм 5 км йөгерергә кирәк булачак.

28-нче июльдә триатлон буенча Европа чемпионаты кысаларында һәвәскәрләр элитасы (Age Groups) арасында ярышлар узачак. Дистанция шул ук: йөзү — 750 м, велосипед ярышы – 20 км һәм йөгерү — 5 км. Россиянең триатлон яратучылары да Европаның иң җитез триатлетлары белән чыгыш ясый алачак.

Ял көннәрендә шулай ук IRONSTAR 113 KAZAN 2019 һәвәскәрләр ярышлары узачак: йөзү – 1,93 км, велосипед ярышы – 90 км һәм йөгерү – 21,1 км. Программада шулай ук хатын-кызлар һәм балалар хәйрия йөгерешләре дә бар.

Ярышларны теләгән һәркем карый ала –  тамашачылар өчен керү ирекле.


Фикер өстәү