Миңҗиһан әбинең бәхетле көне. Саба районында терлекчеләр бәйрәме узды

90 яшьтән узган Миңҗиһан әби Гыймранова меңнән артык кеше утырган түгәрәк мәйданга чыккач, бәйрәмдә катнашучылар шаулатып кул чаба башлады. Гомеренең 46 елын Олыяз авылы фермасында бозау караучы булып эшләгән кеше өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән?

Юкса әйтергә генә җи­ңел: ярты гасырга якын ир­тә таңнан кичке караң­гыга кадәр ферма юлын таптап, алсыз-ялсыз эшләү чорында Миңҗиһан әби тормышында күңеллесе дә, сагышлысы да шактый булган­дыр. Әмма бу кадәрле олылау, хөрмәт күрсәтү сирәк эләкте шул ул елларны. Үзәк өзгеч салкын кышларда ачлы-туклы бозауларын кочаклап елаган чаклары да аз булмаган. Өй­дә­ге­ләр­дән яшереп кенә бер кыерчык ипи алып килеп ашатып, кайберләренең гомерен саклап калырга тырыша идем, дип искә ала Миң­җиһан әби.
Меңнән артык терлекчене бер мәйданга җыеп, шундый олы хөрмәт күрсәтү – бер хәл. Ике йөзгә якын хезмәт алдынгысын бүләк­ләү дә биредә инде гадәткә кергән бугай. Әмма бәйрәм тамашасын көн дәвамында телевидение аша турыдан-туры күрсәтүне оештыру – бусы аеруча сөендерә.

– “Саба дулкыннары” тапшыруларын хәзер үз авылларында гына түгел, ә тирә-яктагы районнар да карый ала. Шуңа да терлек­челәр бәй­рәме чын мәгъ­нә­сен­дә халык бәйрә­менә әве­ре­леп бара, – ди телерадиокомпания җитәк­чесе Әл­фия Мөбарәкова. Го­мер­ләрен терлекчелеккә ба­гыш­лаган, сигезен­че-ту­гы­зынчы дистәсен тү­гә­рәк­ләп баручы хезмәт ветераннары тик­­­мәгә генә шул­ка­дәр дулкынланмыйдыр инде.

– Элегрәк елларда безне белүче дә юк иде. Хәзер, Аллага шөкер, бәйрәм тү­ренә ел саен бик зурлап чакыралар. Иң элек ху­җалык җитәкчеләре иртән­ге чәйгә җыя. Аннан махсус автобуста район күлә­мендәге бәй­рәм мәй­данына алып ки­ләләр. Мондагы тамашаны, кадер-хөр­мәтне сөйләп тә бетерерлек түгел, – ди 35 ел “Саба” хуҗа­лы­гының Тимершык авылы фермасында сыер савучы булып эш­ләгән Язи­лә апа Ну­рәх­мә­това.

Терлекчеләр бәйрәме дә елдан-ел киңрәк колач ала, диләр. Иң элек терлек­челекнең һәр юнәлеше буенча алдынгылар ачыклана. Бозау караучымы ул, сыер савучы яки ясалма ор­лыкландыру операторымы – һәркайсы ел дә­ва­мында намуслы хезмәте белән иң югары күрсәткеч­ләргә ире­шергә тырыша. Бүләкләрне мәйдан түренә чыгып, район җитәкчесе Рәис Миңне­ханов, Татарстан авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов кулыннан алганда да хезмәт алдынгыларының дулкынландыргыч мизгел­ләр ки­черүе сизелә.

Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – сөт эшкәртү комбинатлары, авыл хуҗа­лыгы өчен продукция җи­тештерүче предприятие һәм оешма вәкилләре дә үз бүләкләрен тапшыра. “Шундый күңелле аралашу­лар­ның сөт бәяләрен тотрыклы итүгә уңай тәэсире бар”, – ди район авыл хуҗа­лыгы ида­рәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин.

Мондый бәйрәмнәр кай­бер башка районнарда да уздырыла анысы. Әмма урман читендәге гаҗәеп матур мәйданда узучы тер­лекчеләр Сабан туеның үзенчәлекләре бар. Хикмәт меңнән артык хезмәт алдынгысын бер мәйданга җыюда яки 180 кешегә бү­ләк өләшүдә генә дә түгел. Мәйданның һәр почмагыннан күңел җылысы саркый. Бирегә җыйналган тер­лек­челәр берсен-берсе яхшы белә. Сөенечләре-көе­неч­ләре дә, максат-бу­рычлары да уртак.

Ни генә дисәк тә, әлеге районның республика буенча әйдәп баручылардан саналуы тикмәгә түгел икән шул. Терлекчелек тармагына көндәлек игътибар, фән яңалыкларына таянып, юга­ры нәтиҗәләргә ирешү, авыр кул хезмәтеннән арынып, барлык фермаларда яңа техника һәм техноло­гияләрдән файдалану, эшне оештыруда матди кызыксындыру чаралары куллану – болар барысы уңай нә­тиҗәләрен бирми калмый.

– Кайчак кызыгып та куям. Бүген фермада эшләү өчен бөтен шартлар бар. Хезмәт хакы да яхшы. Шулай да, терлекчелектә эш­ләп, ялга чыккан хезмәт ветераннарына хөрмәт булмаса, яшьләрне бу эшкә тартуы кыенрак булыр иде, – ди Яулаштау авылы фермасында 43 ел терлекче булып эшләгән Марсель ага Галимҗанов.

Юлбат хуҗалыгының Йосыф-Алан авылы фермасында 37 ел алдынгылыкны бирмәгән бозау караучы Галия апа Нуретдинова, шул ук хуҗалыкның “Шытсу” бү­лекчәсендә 40 ел терлекче булып эшләгән Роза апа Әхсанова, 42 ел фермада бозаулар тәрбияләгән Фән­дус ага Мөхәммә­дия­ров, 43 ел эш стажы булган “Курсабаш” хуҗалыгы хез­мәт ветераны Миңне­раилә Хәй­рет­динова һәм башка ве­тераннарның да урыны бәй­рәм түрендә иде.

  • САН
    *Саба районы хуҗалыкларында 27206 баш мөгезле эре терлек, 42960 дуңгыз, 6500 баш кәҗә һәм сарык, 2 меңгә якын ат бар.
    *2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектән 1 миллиард 320 миллион сум акча кереме алынган. Үсеш – 118 процент.
    *Бер сыердан уртача савым күләме көнгә 21,9 килограмм тәшкил итә. Гомуми күрсәткеч – тәүлегенә 174 мең килограмм.
    *Сөтнең сатып алу бәясе узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 сумга артып, 24 сум 18 тиен тәшкил итә.

Камил Сәгъдәтшин

Зөлфәт Галимов фотосы

 


Фикер өстәү