“Үстергән икмәкне югалту әхлаксызлык булыр иде”

Адәм баласы планлаштыра, Аллаһы Тәгалә хәл итеп куя. Мул уңыш җыеп алырга зур өметләр баглаган игенчеләрнең кәефләре бүген әнә шундыйрак шул. Яңгырлы салкын һава торышы әлегә кыр эшләрен алып барырга мөмкинлек бирми. Шунлыктан быел урып-җыю кампаниясе темплары 2018 елгыга караганда сүлпәнрәк.

Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов республика хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бу уңайдан борчылуын яшер­мәде.
Ул китергән мәгълүмат­лар буенча, әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар 88 мең гектардан (фаразланган мәйданнарның 6 проценты) җыеп алынган, 287 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача 32,7 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта көзге бодай чәчү мәйданнарының 19 процентыннан суктырылган, уртача уңыш гектарына 34 центнерны тәшкил итә. Борчак – 18 процент, көзге арыш – 9 процент, арпа 5 процент мәй­даннан җыеп алынган. Ә узган ел бу вакытта 214 мең гектар мәйданнан 643 мең тонна ашлык җыеп алынган булган.

Министр әйтүенчә, кайбер районнар июльнең өчен­че декадасы башында яхшы һава шартларыннан файдаланып калган һәм шактый мәйданнан уңыш җыеп алган. Нурлат районы 22 про­цент мәйданда 25 мең тонна ашлык суктырырга өл­гергән, уртача уңыш гектарына 35 центнер тәшкил иткән. Әлки районы аграрийлары 24 процент чәчү­лекләрдән уңыш җыеп алган, әмма әлегә уңыш 26 центнер гына булган. Зәй районында бөртекле һәм кузаклы культуралар 7,2 мең гектардан (19 процент) җыелган. Республикада әле­гә иң югары уңыш та зәйле­ләрдә – 46 центнерга якын. Урып-җыю эшләрен башлап җибәрү­челәр арасында Әл­мәт, Тү­бән Кама, Яңа Чишмә, Чир­мешән, Кама Тамагы районнары да бар.

Өмет – кояшта

Һава торышы яхшы гына торса, игенчеләр, бер көнне дә сарыф итмичә, җиң сызганып эшкә тотынырлар иде дә, тик синоптиклар августта да яңгырлы көннәр фаразлый.
– Быел урып-җыю эш­ләренә соңрак керешелде, әлегә һава торышы да көйсез тора. Алда да матур көннәр вәгъдә итмиләр. Шуңа күрә комбайн басуга керә алганда, бернигә дә карамастан, уңышны җыеп алу ягын карарга кирәк. Узган гасырның 70-80 нче елларында ик­мәкне кар астыннан алырга туры килгән иде. Мондый хәл кабатланмасын өчен, эшне иртәрәк төгәлләү сорала. Шулай иткәндә көч тә, чыгым да азрак кирәк булачак, – ди Марат Әхмәтов.

Шуңа күрә министр район башлыкларына да, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җи­тәк­челәренә дә, фермерларга да урып-җыю тактикасына җитди карарга кирәк­леген ассызык­лады. Яңгыр туктап торса да, ашлык­ның дымлы булуы урып-җыю эшләрен кыенлаштыра.

Димәк, хуҗалыкларга үз ашлык киптерү комплексларын актив кулланырга кирәк булачак. Министр әйтүенчә, республикада, тәүлек буе барлык киптергечләрне кулланып, 150 мең тонна ашлык киптерергә мөмкин. Хуҗа­лыкларның һәм икмәк кабул итү пред­приятиеләренең киптерү куәте Тукай районында – 7 мең, Нурлатта – 6 мең, Чүпрәледә – 5 мең тоннадан артык, Актаныш, Буа, Кукмарада тәүлегенә 4 мең тоннадан артык, Әлкидә – 5 мең, Апас, Арчада – 5 мең тоннага якын.
Министр сүзләренчә, баш­ка районнарда да кип­тергечләр бар, әмма алар­ның җи­тештерүчәнлеге ким­рәк.
– Ашлыкны киптерү өстәмә чыгымнар таләп итә, әлбәттә, әмма үстерелгән икмәкне югалту ул – әхлак кысаларына сыя торган хәл түгел, – ди Марат Әхмәтов.
Мондый чакта бердәмлек тә сынала. Республиканың икмәк кабул итү пред­прия­тиеләре үз киптерү җай­ланмалары булмаган яки аларның җитештерүчәнлеге җитәрлек булмаган хуҗа­лыкларга ашлык киптерү буенча хезмәт күрсәтергә әзер. Министр әй­түенчә, бу хез­мәтләрнең бәясе респуб­ли­каның барлык Икмәк кабул итү пунктларында да диярлек бертөрле.
Суктырылган мәйданнар 6 процент кына булуга карамастан, аграрийларга тиздән көзге культуралар чәчүгә дә керешергә ки­рәк булачак.
– Бүген бу участоклардан игенне җыеп алып, аларны тиешле параметрларга җит­керү, орлыкларның чәчү үз­лекләрен бил­геләү бик авыр. Яз көне уҗымнарны яңадан чәчмәс өчен, бу культураларны вакытында һәм сыйфатлы итеп чәчәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Шулай ук министр көзге чәчү өчен күчмә фонд орлыгы булмаганлыктан, хуҗалык­лар­да да вазгыятьнең киеренке булуын хәбәр итте.


Фикер өстәү