22 августка каршы төндә һәм 22 августта иртәнге якта томан төшәчәк дип хәбә итә,м Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Бу Татарстанның кайсыбер районнарына һәм Казан шәһәренә кагыла.
Бүген көндез республикада алмашынучан-болытлы һава торышы булачак. Талгын җил исәчәк. Төнлә температура +11..+16 градус җылы була, көндез +23..+28 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында торак пунктлардан чыгып йөрмәскә киңәш итә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсе өчен томан куркыныч булуын истә тотарга кирәк.